"Иртәнге чәй" астрологыннан йолдызнамә.
Кучкар.
Шаккатырлык көн! Иртәгез шаулап башланыр, бәйрәмдәй гөрләп барыр, фиерверклар белән тамамланыр. Шул чак сезгә, барлык кешеләрнең яртысы көннәшеп карар. Ә калган яртысы, “әх, аның урынында мин булсам иде”- дип хыялланып калыр! Шәхси тормышыгызда да эшләр гөрләп барыр. Теләсә нинди киртәләрне җимереп, сорауларга җавап табарсыз!
Үгезбозау.
Үгез-бозаулар, сез бүген келәмдәге көрәшче кебек. Юк-бар борчуларга да алып бирергә мөмкинсез. Тик салкын акыл турында да онытмагыз. Юкса сүз әйтеп котыртырлар да, кодекс белән ябып куярлар.
Игезәкләр.
Сезнең йөрәкне бүген мәхәббәт яулап алыр. Каршы килмәгез. Ул сезне яуласын, ә сез барлык якыннарыгызны.
Кысла.
Кыслалар, бүген артык күп уйламагыз. Чөнки сезнең күңелдә бар дөньяны яулау, яисә агулы пиченьелар пешереп тарату теләге туачак. Кыскасы йолдызлар да сезне тотып тора алмас. Дөньяны кызганыгыз.
Арыслан.
Рәхәтләнегез! Нәрсә генә эшләсәгез дә тәмен татып калыгыз. Мондый көннәр бик сирәк була.
Кыз.
Бүген, сезне көтмәгән җиргә бармагыз. Анда барысы да сезгә көннәшеп карар. Чөнки сез бүген артык бәхетле күренәсез. Ә бәхетсезләрнең ачуы килә.
Үлчәү.
Сыз бүген яңадан-яңа ачышлар ясарсыз. Аларның һәммәсе дә яңа үрләр һәм ләззәт китерер. Тоеп калыгыз.
Чаян.
Сез бүген Карлысн кебек чаж-чож очып кына йөрерсез. Әйтерсең бер тырыш балкорты чаккан да агуы һаман чыгып бетмәгән. Иң мөһиме сез әле башкаларны да үзегез кебек чаптырачаксыз.
Укчы.
Укчылар, әгәр хыялыгызга үрелгәндә атып яраласалар, куйган максатыгызга: ятып, шуышып булса да барыгыз. Туктамагыз! Сез бүген юлның иң авыр җирен узасыз...
Кәҗәмөгез.
Йолдызлар, Кәҗәмөгезләрнең янәшәдәгеләренә сак булырга киңәш итә. Чөнки аларның бүгенге теләкләре һәм нәфселәре чиктән ашкан.
Сукояр.
Сукоярларның шәхси тормышында яхшы гына түгел, ә искиткеч. Сөенегез! Йолдызлар сезгә бүген тагын берничә бүләкләр әзерли.
Балык.
Сезнең мөләемлек бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Тик артык тырышмагыз, үз башыгызга бәлә алыу мөмкинлеге дә бар.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
