Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Иртәнге чәй" алып баручысы Илфак Хафизов ни өчен театр сәхнәсен радио микрофонына алыштырган?

Гадәттә безнең халык “Алдан кычкырган күкенең башы авырта” дияргә ярата, ләкин әлеге кагыйдә безнең очракка туры килми. “Болгар радиосы”нда баручы үзгәрешләр турында без яшерми сөйли алабыз. Бүгенге көндә “Болгар радиосы” дулкыннарында унга якын автор тапшырулары эфирга чыга. Моннан кала, радиотыңлаучыларыбыз өчен 91.5 fm ешлыгында күпсанлы сәхифәләр дә яңгырый. “Нокта”, “Хак Дин”, “Яшәү яме” проектлары өченче ел рәттән “Болгар радиосы”ның иң рейтинглы тапшырулары исемлегенә керә. Яраткан радиобызның тагын бер “ветераны” – ул да булса “Шөпшә Шоу”. Радиотамашаның эчке ашханәсендә үзгәрешләр булып, алып баручылар составы үзгәрсә дә, радиотыңлаучыларыбызның әлеге тапшыруга булган кызыксынуы кимеми, ә, киресенчә, сизелерлек тизлек белән арта гына.
Узган елгы сезон барышында гына барлыкка килеп, тиз арада тыңлаучыларның күңелен яулап алган радиотапшырулар арасында “Сәхнәдәш” һәм “Татар мәйданы” кебек автор тапшыруларын билгеләп узу мөһим. Тапшырудан чакыру алып, “Болгар радиосы” студиясенә килгән һәр кунак эфирны үзенең эчке халәте белән ямьләндерә, ә төпле фикерләре белән һәрвакыт бизи.
Көздән Татарстанда беренче булган һәм үз позицияләрен бары ныгыта гына барган радиода яңа проектлар һәм тапшырулар ачылды. Билгеле, кайбер сәхифәләр ябылуга дучар булды, әмма моның өчен кәефегез кырылмасын, чөнки һәрбер яраткан тапшыруыгызның язмасын сез “Болгар радиосы”ның яңа рәсми сайтында эзләп таба аласыз.
Сернең иң зурысын да чишәр вакыт - “Болгар радиосы” эфирында яңа тавышлар да пәйда булачак! Әйе, “Болгар радиосы” алып баручылар штатын киңәйтергә планлаштырды һәм яңа, амбициоз ди-джейлар белән эфирны баетты. Кемнәр алар?
"Болгар радиосы"нда яңа сезонны яңа тапшыру белән башланды! "Иртәнге чәй" проекты алып баручылары : Илфак Хафизов һәм Илмир Ямалов 91.5fm ешлыгы аша барча Татарстанлыларны уяту эшенә көздән керештеләр!

"Иртәнге чәй" тапшыруында уен-көлке, шаяру гына түгел, ә кирәкле кызыклы мәгълүмат, уеннар һәм бүләкләр! Илмир төрле уен коралларында уйнап радиотыңлаучыларыбызны уятса, Илфак аларны бүгенге көн яңалыклары белән таныштыра да тора. Илфак Хафизов белән якыннан танышыйк әле.

- Илфак, сине “Болгар радиосы” ның “Иртәнге чәй” исемле яңа проекты алып баручысы булуың белән котлыйм! Яңа вазыйфага ияләндеңме?
Хәерле көн. Рәхмәт бик зур. Өр яңа мөхит, яңа мөмкинлекләр, шактый җаваплылык һәм дә бөтенләй дә үзгә – радио дөньясы... Әлбәттә моңа бик тиз генә ияләшеп булмый. Ләкин дусларымның ышанычы һәм терәге бик нык ярдәм итә.
- Иртәнге тапшыруларда эшләүчеләр гаять иртә торырыга тиешләр. “Болгар радиосы”нда эшли башлау белән көн тәртибен дә үзгәртергә туры килгәндер?
Юк ул үзгәрмәде, ә гомумән кирегә әйләнде. Мин табигатем белән ябалак. Илһам да төнлә килә. Элек таңга кадәр хыялланып, язып ята идем, ә хәзер шактый гына катлауланып китте. Тик әкренләп ияләшеп киләм. Иҗат бит барыбер ташый. Төнлә булмаса, көндез бәреп чыга...
- Беләм, “Болгар радиосы” белән синең дуслык-хезмәттәшлек бүген генә башланмаган. Моңарчы “Болгар радиосы” концертларына сценарийларны да син яза идең?
Бик үк күптән язам дип әйтмим. Әлегә кадәр берничә концерт кына. Тик бик кызыклы һәм үзгә эш булып чыкты. Яңа кешеләр, башка дөнья ачылды.
- Димәк, яңа коллективка кереп китү синең өчен бер дә кыен булмады - алып баручылар белән син моңарчы да таныш идең?
Барысы бәлән дә шәхсән таныш булмасам да, бер-беребезне белә идек инде. Ни дисәң дә Казан кечкенә бер авыл инде. Бигрәк тә иҗат-сәнгать дөньясында. Ә радионы тыңлап, смслар язып, үз фикерләрем белән уртаклаша идем...
- Илфак, сине тамашачы-тыңлаучы Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры буларак белә. Ни өчен театр сәхнәсен радио студиясенә алыштырдың?
Вакыты җиткәндер.
- Актер һәм алып баручы. Бу ике төр һөнәрне чагыштырганда, кайсысы күңелә якынрак?
Икесе дә. Чөнки икесенең дә тамашачысы, тыңлаучысы бар. Һәм аларга җиткерәсе килгән сүз... Бары ысуллары гына төрле.

- Илфак, синең “Иртәнге чәй” проекты буенча хезмәттәшең Илмир Ямалов. Аның белән уртак телне тиз таптыгызмы?
Без Ильмир белән күптәнге дуслар. Аның белән гомумән уртак тел табасы юк. Чөнки бик ачык һәм эчкерсез кеше... Тик шаян, киң күңелле. Рәхмәт аңа минем белән эшләгәнгә... Ә менә аңа авырдыр...
- Алып баручы һәнәренең иң җиңел һәм иң авыр яклары?
Җиңел дип, рәхәт яклары тыңлаучылардан килгән бәя һәм аларның мәхәббәте. Мин хыялыйга шул да зур бәхет. Ә авыр ягына килсәк, мәгълумат туплау белән меңнәрне кызыксындырган сорауларны тоеп алу. Билгеле, тора- бара өйрәнеп, җайланып китәр. Тик иң мөһиме кабатланмаска иде. Башкаларны, бигрәк тә үз-үземне.
- “Болгар радиосы” тыңылаучыларын “Иртәнге чәй” тапшыруында нәрсә белән шаккатырырга, игътибарын җәлеп итәргә телисез? Сезнең “фишка”?
“Фишка” ук булыр өчен шактый вакыт кирәктер. Ә без исә эзләнүләрдә. Төрле ысуллар, мөмкин кадәр яңалыклар...
- Илфак, бүгенге көндә нинди хыяллар белән янасың?
Йокы туйдыру хыялы белән. Әлегә шул җитми))))
- “Болгар радиосы” тыңлаучыларына теләкләрең?
Без бу деньяда кунак кына, үз-үзегезгә тугры калыгыз. Әгәр тыңлыйсыгыз килә икән, “Болгар радиосын” тыңлагыз. Уңышлар барчагызга да.

Күңелле, файдалы һәм музыкаль "Иртәнге чәй" табыны артына бергәләшеп җыелыйк!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"