Иртәгә Казанда "Болгар радиосы" XII Милли музыкаль премиясе узачак
13 декабря 2024
"Болгар радиосы" яңалыклары
2024 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм эстрадагы башка йолдызлар халык яраткан җырларын Пирамида сәхнәсендә башкарачак. Тамашачылар бу тантананы ел вакыйгасына тиңли. Билетлар бер ай алдан сатылып бетү дә шуңа бер дәлил.
Елдагыча, сәхнәдә популяр җырчылар да, татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучылар да чыгыш ясаячак. Шуны да әйтергә кирәк, быел номинацияләр булмый - 30 җиңүче дә "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясе лауреаты дип табылачак.
“Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясе тапшырыла торган йолдыз сынында җиде таҗ бар. Шуңа күрә тамаша да җиде блокка бүленәчәк. Һәр бер блок җырның тематикасына, җырчысына карап тупланачак. Җыр авторларын сәхнәгә чакыру традициясендә дә үзгәрешләр бар. Барлык авторлар да җырчыларны бүләкләгәндә видеозаставкаларда күренәчәкләр.
Былтыр тамашада миллилек турында фикер йөртсәләр, быел илһам һәм мәхәббәт чыганагын эзләячәкләр. Үзенә күрә бу бер мюзикл булачак, ди оештыручылар.
Билетлар бер ай алдан сатылып беткән. Быелгы тамашаны ТНВ каналы Яңа ел каникулларында күрсәтәчәк.
“Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)