Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Җырлы мәйдан” Казанны гөрләтте!

12 апрель көнне Казанның “Ленин” Мәдәният йортында “Мәйдан” телеканалының “Җырлы мәйдан” концерты узды. Концертны җырчы ИлГәрәй белән “Болгар радиосы” алып баручысы Айсылу Хаҗиева алып барды.

Җанга үтеп керә торган җырлар, язгы кәеф, заманча юмор бер мәйданда яңгырады. Концертка килгән тамашачы яраткан җырчыларының табадан төшкән җырлары белән беррәттән хәтергә кереп калган хитларын да ишетә алды.

95359245-c240-4741-b6a3-b6973e18c6b1.jpg

“Татар эстрадасының популяр артистлары катнашында оештырылган концерт күтәренке рухта узды. Тамашачы “Җырлы мәйдан”ны җылы кабул итте, һәрбер артистны зур алкышларга күмделәр. Димәк, без “Ленин” Мәдәният йортын сайлап ялгышмаганбыз. Биредә безне һәрвакыт көтеп алалар. Монда безнең тугры тамашачыларыбыз яши! Киләчәктә дә “Мәйдан” каналының концертлары биредә оештырылачак”, - дип сөйләде “Болгар радиосы” һәм “Мәйдан” каналы концертларын оештыручы, продюсер Ленар Кашафетдинов.

Чынлап та, “Җырлы мәйдан” концерты бер сулышта, җиңел һәм рәхәт узды. Бу тамашада берни дә һәм беркем дә ялыктырмады. Алып баручылар да бер дулкында иде: һәр чыгышлары төзек, кыска һәм урынлы булды. Әйтергә кирәк, ИлГәрәй белән Айсылу Хаҗиева тәүге тапкыр бергә концерт алып барды. Алар сәхнәдә бер-берсен тулыландырып торды.

887403d2-b8aa-41bc-8f02-366de4112925.jpg

Тәнәфес вакытында да тамашачы җыр-моңнан аерылмады. “Риваять” этно-төркеме уен коралларында уйнап, татар халык җырларын башкарды. Аларга тамашачы да кушылды, җырлап-биеп күңел ачты. “Шунысы мөһим: бу бары тик “Болгар радиосы” һәм “Мәйдан” каналы концертларына гына хас күренеш”, - диде Ленар Кашафетдинов.

“Җырлы мәйдан” концертында Виталий Агапов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Рината Тей, Асаф Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Марат Яруллин, Винарис Илъегет, ИлСаф, Дилә Нигъмәтуллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Рифат Зарипов, Азалия Зиннәт, “Бәхетле” төркеме, Зөфәр Хәйретдинов, Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев, Винера Ганиева, Гөлназ Гафурова, Гүзәл Диникеева, Илнар Миранов катнашты.

Тарихта беренче тапкыр “Мәйдан” каналы концертын ТНВ каналында карап булачак. Сәхнә артында “Болгар радиосы” алып баручысы Наилә Гыйбадуллина эшләде. Ул артистларга һәм оештыручыларга төрле сораулар яудырды. Моны сез тиздән ТНВ һәм “Мәйдан” каналларында күрә алачаксыз. Концерттан һәм сәхнә артыннан кызыклы мизгелләрне безнең социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

6e88301b-6ff1-4cee-9fc8-7f735d5be38f.jpg

63f45935-fcb7-4c36-9edf-a65050be7a50.jpg
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"