Инстаграмда #үткәннәрсагындыра акциясендә катнаш!
Исегезгә төшерәбез, 26 октябрьдә “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак. Вакыйгалар агымы буыннар алмашы белән үрелеп барыр, яшәү асылының гаилә булуы ассызыкланыр.
Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары кайчандыр хит булган җырлары белән чыгыш ясаячак, халкыбызның онытылмас җәүһәрләрен башкарачак.
Катнашалар: Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина, Винера Ганиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Асаф Вәлиев, Рәсим Низамов, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Асаев, Виталий Агапов, Булат Нигъмәтуллин, Илнар Миранов, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Ильмира Нәгыймова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Резидә Шәрәфиева, Асылъяр, Раяз Фәсыйхов, Илнар Сәйфиев, Гайфулла Авзалов, Газинур Фарукшин, Гөлдания Хәйруллина, Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Хәбибуллина. Музыкантлар: Динә Закирова, Айнур Моратов.
“Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” концерты 26 октябрьдә “Пирамида”да 18 сәгатьтә башланачак.















г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)