Илфар Кәримов: “Туйның икенче көнендә килен мунчасы булды”
“Туй көнебез иртән Казанда фотосессия белән башланды. Аннан соң яраткан эш урыныбыз – “Болгар радиосы”на барып килдек. Язылышу тантанасы Сабада, туебыз Сабаның “Ильвина” ресторанында гөрләп узды. Бик күңелле үтте, барысы да без теләгәнчә булды! Мәҗлескә 130га якын кунак килде, бу – иң якын һәм кадерле кешеләребез. Туйны Ирек Фатыйхов алып барды. Артистлардан дусларыбыз Зинира һәм Ризат Рамазановлар бар иде. Җырчыларны махсус чакырмадык, чөнки туйдан концерт ясарга теләмәдек”, - диде Илфар Кәримов.
Бүген - туйның икенче көне. “Туган ягым Сабада килен мунчасы булды. Барлык йолаларын туры китереп үткәрдек. Киләсе атнада килен токмачы булачак, Алла боерса. Бүген дуслар белән табигать кочагына җыенабыз”, - диде Илфар Кәримов.
Аның әйтүенчә, яшьләр ширбәт аен соңрак үткәрергә тели. “Сентябрь аенда җылы якка барырга планлаштырабыз, Алла теләсә”, - диде Илфар. Кәримовлар Казанда үз фатирларында торачак.
Яшьләрне тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхете һәм иминлек телибез!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
