Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Татар азаны 2021» халык бәйгесе бара!

Игътибар «Татар азаны 2021» халык бәйгесе башлана!
Әссәламу галәйкум, хөрмәтле дин кардәшләр!

Президент 6 елга бер, мөфти 4 елга бер, ә татар азанчысы ел саен сайлана. Узган елгы "Татар азаны" конкурсы җиңүчесенең вәкаләтләре тәмамланып килә. Татарстан мөәзине халык конкурсының быелгысы башланып китүе турында игълан итәбез!

Җиңүче шулай ук ел буе республиканың иң таралган ешлыгында - "Болгар радиосы"нда @bolgarradiosi азан әйтү хокукын алачак. Җиңү өчен сезнең азан хәзергесеннән дә матуррак, моңлырак һәм миллирәк булырга тиеш.

Шулай итеп, җиңүченең азаны түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

Азан гарәп теленең аваз нормаларына туры килергә тиеш. Авазларны дөрес әйтү, сузыла торган иҗекләр сузылып, сузылырга тиеш булмаганнарын сузылмыйча әйтү шарт;

Милли мелодика. Азанның көе "нэкъ безнеңчә, матур, милли көй" булырга тиеш. Гарәп, төрек азаннары бик популяр, үзебезнекен дә шулар дәрәҗәсенә җиткерәсе иде. Чынлыкта иң авыр пункт та шушы. Чыннан да матур, аһәңле азан көйләре сакланмаган. Эфирда хәзер яңгырый торган азан көе - бик матур, әмма аны да төрләндерергә кирәк. Монда үзеңә дә бераз гына композитор булырга кирәк, мөгаен.

Мәгънә белән форманың ярашуы. Азанга салына торган мәгънә аны яңгыратуда чагылырга тиеш. Моның өчен азандагы сүзләрнең мәгънәсен аңлап, аларны әйткәндә дә кирәкле интонация белән әйтү шарт. Югыйсә, кайбер азаннар мескен булып, "әзрәк намаз укып аласы идек, килмәссезме икән намазга ?.." дигән кебек яңгырый. Юк, азан хәтле азан мәгърур булып, әмма шул вакытта күңелгә үтеп керерлек яңгырарга тиеш. Урамда очраклы узып барган кешенең, бу матур авазны ишетеп, мәчеткә керәсе килергә, дингә мәхәббәте уянырга тиеш.

Сезнең азан профессиональ студияләрдә, микрофонга түгел, ә бәлки смартфон камерасына яки диктофонына яздырылган булырга тиеш. Видеога төшерсәгез, смартфонны каршыга 2 метр арага, диктофонга яздырсагыз, 1 метр арага куегыз.

Былтыр җиңгән азаннан уңышлырак азан табылмаса, ул тагын бер елга эфирда кала.

Егетләр, тырышып карыйк әле. Җиңгән очракта сезнең азан ел буе (ә бу 1825 тапкыр дигән сүз) республиканың иң биек манарасыннан яңгыраячак.

Ә бу күпме савап дигән сүз. Хәдисләр буенча, азан әйтүнең савабы аны ишеткән һәр кешенең намаз укыганы кадәр языла. Ул азан яңгыраган җирдә һәр тере һәм тере булмаган табигать тә (агач, таш, хайван) "бу азан әйтүчегә Аллаһның рәхмәте булсын",-дип догада торырлар, ди.

Азан язмаларыгызны аудио яисә видео форматта 1нче майга кадәр tatarazan@mail.ru адресына җиберегез яки инстаграмда #рухимоң хештегы белән урнаштырыгыз. Җиңүчене жюри билгелиячәк.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"