Икенче театр Туфаны зур режиссерлык серләрен ача
16 мая 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Сишәмбе, 16 нчы май, “Вечерняя игра” тапшыруында кичке уенны Казан дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов уйный.
Яшь булуына да карамастан, ул бүгенге көндә республика коллегалары арасында иң тәҗрибәле режиссер исәпләнә. Мәскәү һәм Европаның төрле зур театрларында спектакль куйган яшь режиссер үзен республика театр киңлекләрендә “эре итеп” хис итми, киресенчә, ул үзенең бер интервьюсында бу хакта түбәндәге фикерен әйтә: “Мәскәү «йолдыз»ларын үз спектаклеңә чакырсаң, беренчедән, алар яшь режиссёрга сагаеп карый. Бу табигый нәрсә. Икенчедән, аларның сиңа мөнәсәбәте болайрак: «Син әле яшь, берни дә белмисең, хәзер мин сиңа үзем күрсәтәм!» Икенче яктан караганда, Теннесси Уильямсның «Пыяла читлек» спектаклен куйганда, Марина Неёлованың тәҗрибәсе бик нык ярдәм итте, тик шунысын дә әйтергә тиешмен – аның белән эшләгәннән соң берни дә куркыныч түгел инде! Ә татар театрларында мин ниндидер бер эчкерсезлек, артистларның материалны үзләштерүгә ачык, әзер булуларын шундук тоеп алам”.
Туфан үзенең татар театр сәнгатенә мөкиббән китүен беркайчан да яшерми һәм Европа театрларын гизгәндә татар театрының дөньядагы башка бер театрга да ошамаган нечкәлекләре бар икәнен сизеп ала. Бу турыда режиссер тапшыру студиясендә тулырак сөйләр.
Баш режиссер белән сорауларга бай һәм җавапларга тулы кызыклы “Вечерняя игра” тапшыруын 16 нчы май кичендә 22:10 сәгатьтә карарга онытмагыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)