Яңа елга иң беренчеләрдән “Яңа Гасыр” каналы әзерләнә
6 декабря 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Күпләр Яңа ел бәйрәменә бер айлап вакыт бар дип йөргәндә, “Яңа Гасыр” каналы бәйрәм төнендә күрсәтеләчәк тамашаны әзерләп тә өлгерде. 2-3 нче декабрь көннәрендә телеканал студиясендә татар эстрадасының иң популяр җырчылары һәм алып баручылары катнашында Яңа ел тамашасын төшерделәр.
Быелгы тамашаны әллә ни күп уйлап тормыйча “Күңелле Яңа ел” дип атарга булганнар. Күңеллелеге нәрсәдә икән? Моны “Яңа Гасыр” каналы тамашачылары 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга каршы төндә зәңгәр экраннар каршына утырып белә ала. Яңа ел тамашасы, гадәттәгечә, биш-алты сәгатькә исәпләнгән һәм тамашачылар рәтендә ел дәвамында сез яратып караган телеканал алып баручылары, ә сәхнәдә иң популяр җырчылар урын алган.
Бәйрәм киче Яңа елның төп сәбәпчеләре Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан башка гына уза алмый. Быелгы тамашада җаваплы рольләрне “Татар моңы” телевизион фестивале алып баручылары Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина башкардылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы барлык тамашачыларны Яңа ел бәйрәме белән котлап узганнан соң, сәхнәдә юмор һәм пародия осталары пәйда булды.
Сәхнә сүзе осталарының берсе – юморист һәм шоумен Илсур Мортаза. Илсур әфәнде соңгы берничә ел дәвамында “Яңа Гасыр” каналы Яңа ел тамашасының сценарий авторы санала. Быелгы тамаша искәрмә түгел. Автор үзенең шаян-җитди фикерләре белән тамаша барышында ук уртаклашты: “Сценарий “Яңа Гасыр” телевидениесе белән килешеп һәм киңәшләшеп язылды. Без эшнең һәр этабына аерым тукталдык. “Яңа Гасыр” белән гомер буе таныш, озак еллар бергә эшлибез. Яңа ел тамашасы моңа кадәр төрле-төрле формаларда эшләнеп килде. Тамашачыга бәйрәм кичендә өеп ниндидер зур мәгълүмат бирүне бик дөрестер дип санамыйм. Бәйрәм булгач, җиңел булырга тиеш. Яңа ел табыны артында кеше күңел ачып, кәеф-сафа корып утыра. Әгәр дә тамашачы тамашадан мәгънә эзләп, баш мие буразналарын “тирбәтә” башласа, бу бәйрәм булмый инде”.
Татар эстрадасының билгеле сүз осталары Җәвит Шакиров, Эмиль Талипов һәм “Мунча ташы” эстрада театры солистлары Яңа ел тамашасыннан читтә калмады. Телеканал тамашачылары соңгылары башкаруында күпләргә билгеле Мәгъфур абый һәм Илдус маҗараларының дәвамын күзәтә алачак.
Заманча декорация һәм иң яхшы җырчылар тамашаны баетып кына җибәрде. Югары дәрәҗәдәге ут көйләнеше һәм тамашачы алкышлары бу байлыкны тагын да арттырдылар. Вакытыннан алда бәяләү урынсыз, телевизор караучылар барысын да үзләре Яңа ел төнендә Татарстанның төп телеканалыннан карый ала.
Ильяс Шаһиев
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)