Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Фаил Гыймадовның тәүге китабы дөнья күрде!

“Болгар радиосы”нда “Хак дин”, “Татар мәйданы” тапшыруларын алып баручы Фаил Гыймадовның “Чын байлык” дип исемләнгән тәүге китабы дөнья күрде.

Китап балалар һәм әти-әниләр өчен язылган. Бу китап тормышта булган төрле катлаулы да, мавыктыргыч та вакыйгаларга кагылышлы сорауларга Ислам дине кысаларыннан чыгып җавап табарга ярдәм итә. Ул җавапларны “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруында кунак булган абруйлы имам-хатыйпларыбыз бирә.

bcfe6b15-81de-4a21-b76d-355497060edb.jpg

Фаил Гыймадовның “Чын байлык” китабында “Туганлык җепләрен өзү байлыкны киметәме?”, “Коръәнне, догаларны ничек ятларга?”, “Пәйгамбәрләр ни өчен килгән?”, “Аллаһ Тәгалә – кем ул?”, “Татарча дога кылырга ярыймы”, “Намаз нинди файда бирә?”, “Ризыкны ничек арттырырга?”, “Мөселманнар ни өчен ураза тота, намаз укый?”, “Дусларны ничек сайларга?”, “Коръән укып авырудан дәваланып буламы?”, “5” алу өчен нинди дога укырга?”, “Әти-әнине ни өчен тыңларга кирәк?”, “Намаз турында ниләр белергә кирәк”, “Ничек итеп мөселман булырга?” дигән сорауларга җавап табарга мөмкин.

Китапта Камил хәзрәт Самигуллин, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Габдерәшит хәзрәт Фәезов, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Радик хәзрәт Зәбиров, Инсаф хәзрәт Ибатуллин, Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, Ансар хәзрәт Мифтяхов, Нияз хәзрәт Сабиров, Нур хәзрәт Хөсәенов, Рафис хәзрәт Сәйфуллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Тимергали хәзрәт Юлдашев, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Алмаз хәзрәт Сафин җаваплары урын алган.

“Миңа озак еллар журналист булып эшләү дәверендә күп кенә кызыклы да, четерекле дә хәлләр, сораулар белән очрашырга, хөрмәтле гыйлемле хәзрәтләр, галимнәр белән әңгәмәләр корырга насыйп булды. Китапта милләтебезнең алдынгы карашлы имамнары белән булган әңгәмәләрдә, динебезнең катлаулы да, үзенчәлекле дә сорауларына бергәләп җавап табарбыз”, - ди Фаил Гыймадов.

499ec286-e8e6-4384-8174-999067ada48a.jpg

Фаилдән китапның ни өчен “Чын байлык” дип аталуы турында сорадык. “Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) үзенең хәдисендә: “Дин – ул җиңел. Динне катлауландырмагыз!” – дигән. Ислам диненең матурлыгын, күркәмлеген, җиңеллеген тоярга теләсәгез, китапны алып укыгыз. Шулай ук Аллаһның Рәсүле әйткән: “Ахыйрәтне кайгырткан кешегә Аллаһ Тәгалә рухи байлык һәм ярдәмчеләр җибәрә, дөнья байлыклары аңа теләмәсә дә, барыбер килеп тора. Ә дөньяны гына кайгыртып яшәгән кешенең күз алдында хәерчелек тора. Аллаһ аны ярдәмчеләрдән мәхрүм калдыра, дөнья байлыкларыннан исә ул барыбер насыйп ителгәнен генә ала”, - дигән. Димәк, чын байлык – ул Иман байлыгы. Һәммәбезгә дә шул байлыкка ирешеп ахирәттә дә, дөньялыкта да бәхетле булып яшәргә насыйп булсын!” – ди китап авторы Фаил Гыймадов.

Китапның тагын бер үзенчәлеге: ул ике телдә – татар һәм рус телләрендә язылган. Татарча исеме – “Чын байлык”, русча “Настоящее сокровище” дип атала. Автор әлеге китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән “Ханский дом” оешмасына рәхмәтен җиткерә.

Шуны да әйтергә кирәк, Фаил Гыймадов китапның икенче кисәген чыгарырга ниятли. Киләчәктә басылачак китаплар файдасына Аллаһ ризалыгы өчен кем тели – шул сәдака биреп савап эшли ала. Телефон: 89274127468 (номер “Сбербанк Онлайн”га теркәлгән). Китапта нинди сорауларга җавап табарга телисез? Сезнең фикер-киңәшләрегез мөһим булачак.

0db8935d-ea9a-4468-b8de-7710f0779456.jpg

71e799a4-2470-48f1-a890-4f6905a3cdec.jpg
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"