Фаил Гыймадов: «Хәзер халык шигарь тотып радио янына килеп басмый – андый заманнар үтте»
11 августа 2022
"Болгар радиосы" яңалыклары
«Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов – «алтын тавыш» иясе. Радиода 30 елдан артык эшли икән инде, «Хак дин» һәм «Татар мәйданы» тапшыруларын алып бара. Тавышы гына түгел, сөйләгән сүзенең мәгънәсе дә башка диджейларга үрнәк итеп куярлык аның. Башкалар ничектер, Фаилнең эфир вакытында радионы бүтән дулкынга күчерергә кулым күтәрелми, аны тыңлау җанга рәхәт...
Моннан тыш, ул – велосипед белән сәяхәтләре, мәчеттә имам булуы, китаплар чыгаруы, дөньяга карашлары белән дә кызыклы шәхес.
«Сезне ничек прокуратурага чакырмыйлар?» – диләр иде»
-Фаил, бер урында гомер буе эшләү арытмыймы?
Радиога журналистика факультетының икенче курсында укып йөргәндә үк эшкә урнаштым. Ул вакыттагы «Татарстан» радиосында яңалыклар бүлегендә, яшьләр иҗат берләшмәсе директоры булып та эшләдем. Анда олпат журналистлар мәктәбен уздым, чыныгу алдым. Берара телевидениедә «Хәерле иртә»не алып бардым, видеога төшердем, тамадалык белән шөгыльләндем. Хәзер имам-хатыйп вазыйфасы йөкләнде.
Энергия күп булгач, калган эшләр бер-берсен тулыландырып кына тора. Минем тапшыруларны 32 ел тыңлыйлар, миннән нафталин исе килми икән, димәк, әле ихтыяҗ, кызыксыну бар. Хөрмәтле тыңлаучыларыма, эшләргә уңай мөмкинлек тудырган коллективыма зур рәхмәт. Аларга – минем белән, миңа алар белән күңелле. Бер-беребезгә кирәк булу – зур уңыш.
-Бүген радио тормышында ниләр үзгәрде?
Хәзер халык, шигарьләр тотып, радио янына килеп басмый – андый заманнар үтте. Шалтыратуларны да эфирга чыгарып булмый, ешрак ватсап аша җибәрергә кушабыз, шуннан сүзнең мәгънәсен генә сөзеп алабыз. Хәзер форматлар да үзгәрде: элек «Хак дин» 40-50 минут бара иде, бүген күп дигәндә 8 минут эшлибез. Эфирда да җыр арасында элек 2-3 минут сөйли идек, хәзер бер минутка калдырдык. Динамикалы алып бару кешене ардырмас өчен кирәк.
Аннары, хәзер «радио тыңлаучы» гына түгел, «радио караучы» дигән төшенчә дә барлыкка килде. Тыңлаучылар видео аша безне карап та утыра. Кайчак иртәнге алты тулганда, эфирга керешкәнче, компьютерны көйләп, планлаштырып утырганда: «О, Фаил, бүген синмени?» – дип, инде сәламли башлыйлар. Иртән иртүк тә карыйлар, диюем.
-Хәзер радиолар күп, конкуренция сизеләме?
Сизелә инде, ләкин безне тыңлаучылар күп. Һәр радионың үз юнәлеше бит. «Болгар радиосы» кешенең күңелен дә күрә, интеллектуаль яктан да баета – без алтын урталыкта, дияр идем. «Китап» радиосы интеллектка өстенлек бирә, «Тәртип» сәнгатькә җәлеп итә, «Татар радиосы» – күңелле тамаша форматында.
-Тыңлаучыга кызыклы булып калуның берәр сере бармы?
Бармактан суырып сөйләп утырып кына әллә ни ерак китеп булмый. Кешеләргә энергия, яңа мәгълүмат, эмоция бирү өчен, ул башта үземдә булырга тиеш. Мин сәяхәтләрдән шул энергияне алып кайтам. Быел Урал тауларына барып, ул тауларга гашыйк булдым. Агыйдел буенча көне буе йөзеп, мәгарәләргә кереп, искиткеч хис-кичерешләр алдым.
Без, журналистикада сәясәт юк, дип зарланабыз, синең «Татар мәйданы» тапшыруы шуның киресен дәлилли. Анда әйтелгән фикерләр резонанс тудырамы?
Актуальлегенә карап, кайтавазлар була. «Татар мәйданы» тапшыруында туган телебезне яклап сөйләгәндә, аның хокуклары өчен көрәшкәндә, миңа: «Ничек сине прокуратурага чакырмыйлар?» – дип әйтәләр иде.
Эфир вакытында сәясәтне читләтеп әйтү, кинаяләр аша булса да җиткерәм, ул профессиональлектән, ниятеңнән дә тора. Алты сәгать эшлим, алдымда микрофон тора. Үз күңелемдә булганны – дин, тел, тәрбияне – җыр арасында, җиңел итеп булса да кертергә тырышам. Радио тыңлаучыларыбыз ватсап аша сәламнәр җиткергәндә, исемнәрне бозып, «улымка», «кызымка» дип хатлар язалар. Боларны укыр алдыннан башта туган тел турында сөйләп алам, аны бозарга ярамавын аңлатам, шаярып та алам. Аннан төзәтеп укыйм.
Бер тыңлаучым миңа «братан» дип яза иде, аны да, «туган» дип, матур итеп үзгәртеп укыдым. Ул минем белән ярты ел көрәште, хәзер үзе дә «Фаил туган» дип яза. Туганым – нинди җылы сүз бит! Телебезнең төзеклеген, сафлыгын сакласак иде.
-Туры эфир вакытында нинди кызык хәлләр булганы бар? Ташлап чыгып китүчеләр булгаладымы?
Һәр туры эфир үзенчәлекле. Остазыбыз Илдар абый Низамов әйтмешли, син президент белән сөйләшәсең икән, президент дәрәҗәсендә фикерләргә тиеш. Көтүче белән сөйләшәсең икән, көтүче дәрәҗәсендә фикер йөртергә кирәк. Дөрестән дә шулай. Эфирга килгән кешенең һөнәрен, психикасын, характерын истә тотам.
-Ничек әзерләнәсең?
Чакырылган кунакларның социаль челтәрләрен карап чыгам, аның турында кеше ни уйлый, җәмгыятьтә нинди фикер формалашкан – шуларны белешәм. Кайбер кунаклар бик теләп, әзерләнеп килә, кайберәүләр: «Сиңа әзерләнмичә генә киләм», – ди. Кешесенә карап. Туры эфир вакытында кызып китүчеләр дә була. Радио тыңлаучылар да кайвакыт кимсетә торган сораулар биргәли. Андый очракта киная, шаярту белән тынычландырам. Эфирга зыялы, абруйлы кешеләрне чакырам бит инде, алай чыгып киткәннәре юк.
Әле кыздырып җибәрә алсаң әйбәт тә... Микрофоннан куркып калып, ачылып китмәүчеләр дә булгалый. Аларга да яхшы сүз әйтеп, мактап канатландырам. Кайвакыт бөтенләй сөйли алмыйча торган кешеләрдән күңелем төшә, тик моны да йөземә чыгармыйм. Күп нәрсә капитаннан тора бит, мин борчылсам, алар тагын да кайгыга батачак. Кеше радионы сүндереп куймасын, кызыклы, динамикалы тапшыру булсын, сине тыңласыннар өчен, үзеңнең энергияң, интеллектың белән эфирны тотасың инде.
-Эфирга керешкәнче тавышны әзерлисеңме?
Юк ла... Дөрес туклансаң, йокы туйса, арымаган булсаң, проблема юк.
-Тавыш утырыр, дигән курку юкмы?
Бөтенесе Аллаһ кулында, тавышның көчсезләнгән чаклары да була. Иртән яланаяк йөгерсәм, салкын су белән коенсам, тавышым ачылып китә. Уразалардан соң тавыш әйбәтләнә.
-Яланаяк йөгерәсеңмени?
Әйе, җир белән контакт булсын өчен яланаяк йөгерәм. Кеше шулкадәр камил зат бит – без энергияне һавадан да ала алабыз. Кояштан, җилдән, судан – һәммәсеннән энергия килә.
-Хәзер синең кебек «алтын тавышлы» алып баручыларга ихтыяҗ бармы икән, ничек уйлыйсың?
Минем тавышка шундый бәя бирүегезгә рәхмәт. Фоат Галимуллин, Фәйрүзә Мәсхүт, Тәлгать Хаматшиннарга ничек ихтыяҗ булмасын инде... Радиода сөйләүче – эталон булырга тиеш, дип уйлыйм. Әгәр миңа ватсап аша килгән хатта язылганча «братан» дип укып утырсам, «туган» дигән сүзебез бөтенләй онытылыр иде. Без ничек сөйләшсәк, башкалар да шуны кабатлый. Телнең матурлыгын, аһәңен, камиллеген күрсәтсәк, башка кешеләр дә шулай сөйләшергә омтылачак, дип уйлыйм.
-Үзең башка радиоларны тыңлыйсыңмы?
Машинада барганда күбрәк үзебезнең «Болгар радиосы»н тыңлыйм, ләкин башкаларны да – русларны да, чит телдәгеләрне дә тыңларга тырышам.
-Яшь диджейларга нинди киңәшләр бирәсең?
Үзеңне камилләштерү өстендә даими эшләргә кирәк. Син – кешегә, бу дөнья сиңа кызык булмый башласа, димәк, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Укырга, эзләнергә, сәяхәт итәргә, иҗат итәргә, кызыклы кешеләр белән аралашырга! Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә. Журналистка гына түгел, һәр кешегә кагыла торган әйберләрдер болар. Дөньядан тәм табып яшәү, депрессиягә бирелмәү, һөнәри осталыкка ирешү өчен, кеше даими үсештә булырга тиеш.
«Аллаһыдан, ялварып, сәламәтлек сорадым...»
- Фаил, үзең турында күбрәк сөйлә әле, әйдә...
Мин Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылыннан. Сентябрьдә 50 яшем тула. Аллаһы Тәгалә: «Кем мин кушканнарны үти, аны матур тормышта яшәтермен», – дигән. Моны үз тормышымда тоеп-сизеп торам. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын бозмыйсың икән, тормышыңда бар да яхшы була. Шәхси тормышың да, эшең дә, сәяхәтләрең дә, күңелең дә тыныч. Әлхәмделилләһ, җиде ел дару эчкәнем юк.
-Берничә ел элек нык авыргансың икән, нәрсә булды?
Әйе, 33 яшемне хастаханәдә каршы алдым, Аллаһы Тәгалә, бераз ял итеп, уйланып алсын, дигәндер... Температура төшмәде, хәл булмады, үзем аякта йөрдем. Ни тере, ни үле түгел, дигәндәй. Төрле диагнозлар куйдылар. Туберкулез түгелме, дип шикләнеп, берничә ай туберкулез диспансерында яткырдылар, тикшерделәр. Гарип калырга да мөмкинсең, дип әйткән табиб та булды. Ел ярым эшемдә эшли алмадым. Бу турыда хәзер искә аласым да килми.
-Ничек терелдең?
Ул вакытта, хастаханәдән чыксам да, чебен тимәс – чер итәр, җил искәннән дә чирләп китә торган кеше идем. Бер утырганда уч тутырып дарулар эчәм, табиблар бер-берсенә футбол тубы урынына йөртә иде. Антибиотиклардан да иммунитет нык какшагандыр, мантый алмадым. Авылга рульдә кайткач, 5-6 цитрамон эчмәсәм, баш авыртуы бетми иде. Кесәдә гел дарулар йөрде. Яз-көз авыруларны санаган да юк.
Шуннан соң Аллаһыдан, ялварып, сәламәтлек сорадым. Раббым миңа аны бик гади, ансат кына итеп ирештерде. Эштә кизүдә 40-45 яшьләрдәге бер ир-ат эшли иде. Һич көтмәгәндә аның радио ашхәнәсендә ашап утыручы танышларына ничек итеп авырулардан котылуын сөйләве игьтибарымны җәлеп итте. «Мин гел авырдым, пеләш идем. Көндез йоклап алмасам, хәлем булмый, гел төшенкелектә йөри идем. Бавырны чистарттым да, көч керде. Хәзер спорт белән шөгыльләнә башладым, пеләшемә чәч үсә башлады. Бавырын чистарткач, әнинең дә аллергиясе бетте...» – диде ул.
-Ничек чистарткан бавырын?
Америка дәвалаучысы Андреас Морицның «Удивительные очущение печени» дигән китабы буенча. Шунда бөтенесе дә язылган, дип аңлатты ул. Үзем дә кызыксынып киттем. Кибеткә барып, әлеге китапны унны алдым! Дусларыма, танышларыма бүләк итеп таратып: «Менә, чистартыгыз бавырыгызны, шундый китап бар икән!» – дидем. Йөрәгем белән чын күңелдән ышанып, шунда әйтелгәннәрне үтәргә керештем. Озак көттермичә, сәламәтлегемнең ныгыганын тойдым.
-Кыскача гына сөйлә инде ул китапның эчтәлеген.
Бавыр – тәнебездәге иң зур орган, ул безнең фильтр. Машинаның фильтрлары тыгылса, хет әллә нинди кыйммәте май, сыйфатлы бензин сал – машинабыз юньләп зшләмәячәк. Бавыр токсиннар, шлаклар белән тулгач, организмдагы бөтен органнарга начар була. Ул чиста булса, бар органнарыбыз да сәгать кебек эшли. Үз сәламәтлегем белән кызыксыну шул бавыр чистартудан башланды.
-Ашамыйча торып чистартасымы инде аны?
Бер атна буе иттән, камыр ризыкларыннан баш тартасың, боткаларга күчәсең. Көн дәвамында әз-әз генә яңа сыгылган алма согы эчәсең. Алма согында кислота бар, ул хәтта тешнең эмален эретергә сәләтле. Бавырдагы, эчәктәге ташларны да әкренләп эретә. Әгәр аны эчү кыен икән, су белән кушып эчәргә дә мөмкин. Бераз эчне күпертә, шуңа күрә ияләнергә кирәк. Грейпфрут, зәйтүн мае, магний сульфатын бергә кушып эчәсең – анысы эчне йомшарта. Боларның барысының микъдары китапта язылган, ул нибары бер абзацны алып тора. Ә китап тулаем – авыруларның ни өчен килеп чыгуы турында.
-Организм нишләп шулай пычрана соң?
Табак-савытны вакытында юмасаң ничек пычрак булса, безнең эчәклекләрдә дә шул хәл. Аларны чистартмасаң, сәламәт була алмыйсың. Табиблар, безнең иммунитетыбызның 70-80 проценты эчәклекләребезнең чисталыгына бәйле, диләр. Кызганыч, күпчелегебездә алар шлак, токсин, паразитлар белән тулган була. Ә иң яхшысы – аны пычратмау. Пычратмау өчен туклануны дөрес итеп көйләргә кирәк.
Уйлап карасаң, безнең бөтен проблемабыз ашаудан бит. Җәннәттән куылуыбыз тыелган алма татып карау аркасында, Җирдәге бөтен сугышлар, кеше үтерүләр да ашау һәм мал өчен килеп чыга, авыруларыбыз да шул сәбәпле. Хәзер инде табигый ризык ашау, дөрес туклану гамәлгә кереп бара, Аллаһка шөкер. Исламда да «хәләл ризык» дип тикмәгә әйтелмәгән.
-Туклану дигәннән, сине вегетариан дип ишеткән идем.
Организмны тыңлап эш итәргә тырышам. Хәзер, интуициягә карап туклану, дигән ысул бар. Пешкән авыр ризыклар, ит күп ашагач, миңа авыр була. «Мин ашамыйм!» – дип, ала карга кебек утырып та булмый. Әле яңарак Коръән ашына бардым – итле ризыкларны да ашадым. Әмма авыр ризыктан соң сәяхәт итәсем килми, йокыга тарта, эфирда эшләгәндә дә эленке-салынкы гына утырам кебек. Пульт тотып, телевизор карап кына утырасым килә башлый. Энергия бетә, илаһи көч белән элемтә югалган кебек тоела. Ризыкны эшкәртүгә күп көч китә.
Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне гүзәл сурәттә яраттым», – дигән. Чыннан да, иң зур хайваннар – филләр, үгез-сыерлар да ит ашамыйлар. Адәм баласы тагын да камилрәк итеп яратылган бит. Һәм безнең организмыбыз хайваннарның итен кулланмыйча гына да сәламәт яши ала, дигән фикергә килдем. Әмма моның өчен фикерләүне үзгәртергә, Раббыбызга ышануны, табигать белән элемтәне ныгытырга кирәк.
-Рацион үзгәртүнең тагын нинди файдасын күрдең?
Аякта варикоз бар иде, эластик чолгау чорнап йөрдем. Туклануны үзгәрткәч, ул бетте – каратэ буенча республика күләмендә өченче урын алдым, велосипедта Уфага бардым. Күп авырулардан котылдым, ярты ел эчендә нәтиҗәсен күрдем.
Бу яктан уразаның да файдасы зур. Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе һәрвакыт уразада булырга тырышам. Ураза тоту организмга шулкадәр рәхәтлек, энергия бирә. Башта, әлбәттә, хәлсезлек, интоксикация була. Организм шулай итеп авыру, шлак, токсиннардан арына. Һәр күзәнәк дәвалана, яшәрә, көч-куәт ала.
Ураза – ул Аллаһы Тәгаләнең операция өстәлендә булу, дияр идем. Әмма пычаксыз, операциясез генә дәвалану. Радиога «дәү әни» буларак билгеле хөрмәтле шәхесебез Әлфинур апа Хисамиева белән «дәү әти» буларак та билгеле Зәйтүн абый Яркәев, дүшәмбе эшкә килгәч, мине дә үзләре белән чәй эчәргә чакыралар. Мин ул көнне гел уразада булам. Зәйтүн абый: «Бу Фаил ашамый-эчми, гел сөйләргә генә булсын аңа», – дип шаярта.
Ашау – гадәт кенә ул. Кешедә ашаудан башка да энергия чыганаклары күп. Бу дөньяда хәтта бөтенләй ашамыйча торучы кешеләр бар, алар кояш, җир, һава һ.б. энергия алырга өйрәнгән. Моның өчен тырышлык, белем, хикмәт, үз өстеңдә даими эшләү кирәк.
Мин, Казан ханлыгы ни өчен дәүләтчелеген җуйган, дип еш уйланам – анысы да туклануга барып тоташа бугай, минемчә. Руслар итне әзрәк ашый, тозлы кәбестә, җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирәләр. Бу ризыкларда табигый энергия күп. Шуңа алар күп көч, чыдамлык бирә. Ә бездә күбрәк бәрәңге дә ит, камыр ризыклары булган – энергияне ала торган, авыр, табигыйлеген җуйган ризыклар.
«Коръән ашларында интерактив оештырам»
-Фаил, дингә ничек килдең?
Без дингә килүне никтер зур эш итеп кабул итәбез. Әнием мине өч айлык чагымда ук әби-бабайларга калдырып эшкә чыккан. Динебез, тормыш хикмәтләрен алардан да өйрәндем. Университетта ислам лагеренда булдым. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын, хикмәтләрен гел аңларга тырышып яшәдем.
Дин – ул шул ук тормыш, бәхеткә илтә торган юл. Чагыштырып карасак, башка диннәр – чокырланып, асфальтлары тузган юл, дисәк, ә ислам әле яңа, бу юлның асфальты ялт итеп торган юл кебек. Коръәни Кәримдә бөтен кагыйдәләр язылган: сулга барсаң – адашырсың, уңга китсәң – көпчәгең тишелер, дигән кебек. Барысы да җиңел, катлаулы әйбер юк. Гөнаһ кылмаска, хәрәмгә кермәскә, кушканнарны хәлдән килгәнчә үтәргә кирәк – бетте-китте. Бер үти башласаң, аннан ләззәт һәм тәм табасың, җиңел була башлый. Намаз укуны шайтан гына катлауландырып күрсәтә, диләр. Намазда йога да, медитация дә, гимнастика да бар. Көнгә 5 тапкыр нибары 4-5 минут вакытны ала ул.
-Энең Ильяс мәчетләр төзи. Дини гаиләдә тәрбияләндегезме?
Энем белән безнең яшь аермасы – 17 яшь. Мин мәктәпне тәмамлап укырга киткәндә Ильяс туып калды. Үземнән биш яшькә кечерәк сеңлем бар, ул да диндә, яулыктан. Әти-әниебез дә дингә килде. Аллаһы Тәгалә: «Үзем теләгән бәндәләремне теләсә нинди юл белән үземә китерермен, теләмәгән бәндәләрем, күзләренә пәрдә корган кебек, бу дөньяда адашып йөрерләр», – дигән.
-Имам эшенә үзең теләп алындыңмы, әллә кыстадылармы?
Энем Ильяс 5-6 мәчет төзүдә катнашты. Константиновка янында да мәчет төзи башлагач: «Абый, син яшәгән җирдән ерак түгел мәчет төзелә, бергәләп эшләү җиңелрәк булыр, имам булмыйсыңмы?» – диде. Аңа кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да миңа шалтыратып: «Мәчетләрегезне төзисез дә, анда әллә кемнәр хуҗа була. Үз мәчетләрегезгә үзегез хуҗа булыгыз әле, Фаил әфәнде. Син «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамладың бит», – диде.
Шунда сүзара гына: «Ярар, уйлармын инде», – дип әйткән идем, Уфадан велосипедта кайтып төшүемә үземнең мәчет имам-хатыйбы булуымны белдем. Моны халыкка да ирештергәннәр. Әле мәчетебезнең котлованы гына казылган, документларын җыеп йөрибез. Исән-сау төзеп бетереп, өммәтебезгә файда китерүче мәчет булса иде, дип дога кылам.
-Синең Коръән ашың бик күңелле үтәдер?
Мин Коръән ашларында интерактивлар оештырам. Дин буенча кызыклы сораулар әзерләп барам, мәсәлән, «Дин нәрсә ул?», «Иң кыска гыйбәдәт», «Кешенең ничә фәрештәсе бар?» «Урланган кием киеп намаз укырга ярыймы?» дигән сорауларга дөрес җавап әйтүчеләргә китапларымны бүләк итәм, аннан үзем дә аңлатып китәм. Кунаклар актив катнаша.
«Экстрим сәяхәтләргә мине ниндидер көч тарта»
-Безне тагын нинди сәяхәтләр белән шаккатырасың?
Шаккатыру теләге түгел, дөньяның гүзәллекләрен, хикмәтләрен танып беләсем килә. Минем Уфага велосипедта баруыма кеше шаккатты микән? Ни авырлыгы бар инде аның? Бер якка 560 чакрым, җил арттан этеп бара, бөтен җирдә асфальт, матурлыкка сокланып барырга гына кирәк. Коенмаган кешегә суда ничек рәхәт икәнен аңлатып булмаган кебек, минем экстрим сәяхәтләргә тартылуымны да аңлатып булмыйдыр. Ниндидер көч, энергия тарткач, чыгып китәм.
-Зур машиналар килгәндә юл кырыена төшеп уздырып җибәрәм, дигән идең. Шунда йөрәк «жу» итеп китте.
Кечкенәдән Фидан Гафаровның «Өфе юкәләре» дигән җырын тыңлап үстем. Уфага велосипедта чыгып киткәндә үк шул юкәләрне күрәсем килде... Юл буе Аллаһка зикердә бардым. Ул без күрсен, шөкер итсен дип, дөньяда күпме матурлык тудырган, ә без һаман дөнья куабыз. Гомеребезне матди байлык артыннан гына йөреп уздырып җибәрмик. Тагын бер хыялым – Төркиядәге татар авылларын велосипедта йөреп чыгу. Анда алты татар авылы бар, күбесе бетеп бара, икесе әйбәт әле. Шуларны әйләнәсем килә.
-Татар авыллары бетеп бара, дигәннән, татар теленең киләчәген ничек күзаллыйсың?
«Мин халыкларның халәтен алар үзләре үзгәртмәсәләр үзгәртмәм», – дигән Аллаһы Тәгалә. Догаларыбыз, гамәлләребез, сүзләребез белән дәүләтчелегебезгә омтылабыз икән, булыр. Ризалашып, беттек инде, дип кул селтәсәк – бетәбез. Рухны, хөрлекне бетермәскә, сакларга кирәк. Мин аны якыннарымда, балаларымда, радио тыңлаучыларымда сакларга тырышам. Ул әле аңлап кабул ителә. Бер генә радио тыңлаучыдан да: «Сөйләмәгез, булмый бит инде», – дигәнне ишеткәнем юк.
-Үзеңнең балаларыңда бу хөрлекне тәрбияли алдыңмы?
Әлбәттә, милли яктан алар – дәвамчыларым, рухташ кешеләрем. Баланы күпме генә тәрбияләсәң дә, ул барыбер үзеңә охшый, сине кабатлый, диләр бит. Кызым журналистика факультетын тәмамлады, язгалый, әмма күбрәк интернет аша инглиз теле укыта. Улым иҗади түгел, элемтә техникумына укырга керде.
-Бүгенге татар җырларының сыйфаты турында сорыйсым килә. Ул яшьләрнең зәвыгына туры киләме?
Авыл, сөйгән яр турында гына җырлауга калмасак иде, дим. Рухи көчне булдырырга, киң масштабта, киң даирә өчен иҗат итәргә кирәк. Шул ук вакытта үзенчәлегебезне, йөзебезне, миллилегебезне дә саклап калырга тиеш без. Аннан, «кешене зомбилаштыру» дигән нәрсә бар. Кайчандыр радиога ротациягә бер җыр бирделәр, башта аны халык кабул итмәде, аннан ияләнде һәм үзләре үк шуны яңгыратуны сорый башладылар. Менә бу да зомбилаштыру бит инде. Иң зур көч – рух ныклыгында.
Фәлсәфәсе
Һәр уңышка да, сынауларга да шөкер итәргә кирәк, бу әле сынауның баласы гына булырга мөмкин. Шөкер итүчегә Аллаһы Тәгалә, арттырып бирермен, дигән.
Миңа Зөлфәт Хәким сүзләре бик ошый: «Бәхет – ул бәхеткә бару юлы». Үз алдыңа зур максатлар куярга, Аллаһыдан зур уңышлар сорарга кирәк.
Без башта, тырыша-тырыша, үзебез өчен авырлыклар тудырабыз, аннан шуларны каһарманнарча җиңәбез. Тормышыбыз шулай бара. Башта сәламәтлекне туздырабыз, аннан дәваланабыз. Сәламәтлек – аяк астыбыздагы шифалы үләннәрдә, бер-беребезгә булган изге теләк-догаларыбызда, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотылган уразада.
Язмада дәвалану ысуллары таныштыру максатыннан күрсәтелде. Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.
Язма авторы: Лилия Заһидуллина
Чыганак: ИНТЕРТАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)