Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Илсөя Бәдретдинова "Болгар радиосы" тыңлаучыларына серләр чишә...

Без аның белән “Татарстан-Яңа Гасыр”  гримеркасында  очраштык. Ул “Болгар радиросы” милли музыка премиясе өчен видеочакыру яздырырга килгән. Ишекне ачып җибәргәндә: “Үләәәм, кеше моннан да  матур булмый инде” диеп көлә- көлә  битләренә кершән сөртә иде. Беренче  карашка үзен җәлләп кенә эшләтүче, матурлык салоннарында гына яшәүче ханым буларак тоелса, бик тиздән моның болай булмавын ачыклыйсын. Аның ихласлылыгы куркыта. Ул-Илсөя Бәдретдинова. 


-Илсөя, тамашачы сине берара югалтып торды кебек. Концертлар белән чыкмадың, яңа клиплар булмады.

  - Тормыш мәшәкатьләре белән сольный концертлар 2 ел булмый торды. Торгынлык чоры булды диеп әйтә алмыйм, чөнки җыелма чараларда катнашырга тырыштым. Ышанасызмы, мин 3,5 ай эчендә 20 яңа җыр яздырдым. Хәзер исә гастролләр белән авыл-районнар буенча йөрибез. 


-Яңа җырларыңа килгәндә  аларның исемнәре күңелсез яңгырый: “Дәшмәгез”, “Укенмимен”. “Илсөя күңел төшенкелегеә бирелгән икән” диеп уйлаучылар барлыкка килер диеп уйламыйсыңмы? 


-Юк. Чөнки яңа иҗат иткән җырлар арасында шаяннары, традицион такмаклар, моңлы, рок юнәлешендә язылган җырлар да  җитәрлек. Гомүмән, тамашачыга бер генә җырны карап, җырчыга анализ ясау дөрес түгел дер дип уйлыйм, җырчыны барлык яктан ачылышын күрәсең килсә концертларга килергә киңәш итәр идем. Заказ белән яздырган җырлар күп. Мин гадәттә Сарман районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсмә апа Хәйруллина белән эшлим,  “Дәшмәгез” җырын да ул иҗат итте. Әле аннан бишек җырын сорап яздырдым, көен үзем иҗат иттем. 


-Димәк, Илсөя Бәдретдинова хәзер композитор да? 


-Юк, әлбәттә. Үземне алай диеп атый алмыйм. Бу минем беренче тәҗрибәм. Баламны күз уңаенда тотып, аналык хисләрен салып язылган көй. Бәлки алга таба да язырмын... 


-Көйләр иҗат итә башлагансың, стилен дә үзгәргән. Бу 2 ел эчендә тагын нинди үзгәрешләр булды. Үзеңне кайсы яклардан ачтың? 


- Холкымда күп үзгәрешләр ясадым, күп әйберләрне аңладым. Кешене кешедән аера башладым, артык ышанучан булырга ярамый икәнлеген аңладым. Элек баламаның үскәнен күрмичә гастролләрдә йөрдем. Елына 180 шәр концерт эшләнелде. Әле бу үземнең сольный концертлар гына. Аның өстенә, башка чаралар да бик күп булды. Әле бит мин, ӘНИ дә....барсына җитешергә дә кирәк. Бүген бер генә сорау җавапсыз кала: “Ник кирәк иде ул миңа?” 


- Гастролләр булмаса, концертлар  куелмаса популярлык та булмас иде бит... 


- Әлбәттә... Ләкин яшь барган саен, тормышка башка күз белән карый башлыйсың. Гел юлда йөреп тә ардыра. Тамашачыга синең чирлеме, кәефең юкмы икәне кызык түгел, алар өчен син дөнья йөзендәге иң бәхетле хатын булырга тиеш. Җырлау-ул минем өчен яшәү рәвеше, мәгънәсе, хобби түгел. Беренче чиратта сәхнә-эш урыны, чөнки минем улымны аякка бастырасым бар. Дөрес аңларга кирәк, әгәр дә, бер үлчәүгә танылу, популярлык төшенчәләрен куеп, икенчесенә баламны салып үлчибез икән, билгеле, мин улымны сайлаячакмын. 


-Элек башкарган җырларыңны хәзер ишетеп булмый. Сәбәбе нидә? 


-Илфак белән хәзер эшләмибез. Ул иҗат икән җырларны башкарасы килмәгәнлектән түгел..... хәзер аларны миңа башкарырга ярамый. 


- “Дәшмәгез” клибы турында да сөйләшик. Халыкта аны бик кыйбатлы клип диеп сөйлиләр. 


- Клипны үзем башкарып чыктым. Сценариен дә үзем яздым, ташландык завод хуҗасы белән дә сөйләштем, бөркетне дә үзем таптым. Нибары 1 камерага төшерелгән клип ул, анда төшкән музыкантлар да үз төркемемнән. Шул. 


-“Дәшмәгез” җырын беренче булып “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалына алып килдең, “Кайнар хит” тапшыруына бирдең. 


- Әйе. Ни өчен без популяр? Ни өчен безне башка илләрдә, чит төбәкләрдә дә беләләр? Чөнки халык  “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалын карый. 13 ел буе бергә эшләдек, Алла бирса, алга таба да дуслыгыбыз ныгыр диеп ышанам. 


-“Кайнар хит” тапшыруында клиплар төрле була-син бөркет белән бина эчендә ябылып төшкәнсең. Шул сәбәпле тамашачылар фикере дә төрле. 


 -Клип сюжеты легендага нигезләнгән булырга тиеш иде. Сугыш вакытларында һәрвакытта да бер кош килеп чыгып, халыкка азатлыкка илтә торган юл күрсәтә торган булган диеп сөйлиләр. Бөркет тә миңа дөрес юл, ишекләр күрсәтергә тиеш иде. 


- “Кайнар хит” тапшыруы урында аерым сөйләшик әле. Хит-парадтан узган җырчылар  “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә лаек булалар. Ә сине бу елны лауреталар исемлгенедә күрергә мөмкин. 


- Әйе, әмма “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчесе итеп түгел, ә аерым бер номинация дә җиңүче буларак. Бер серне чишим әле. Бу елда “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы үзгә булачак. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре белән беррәтән төрле кызыклы номинацияләр дә булдырылган. Шуңа да афишаларда күренгән исемлек тулы түгел! Сюрпризлар күп булачак. Данлыклы, олпат шәхесләр дә әлеге тамашаны бизиячәк! “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасында татар эстрадасының җәүһәргә тиң үткәнен дә олыячаклар! 


- Һәр җырчы үз образын кайгырта, күлмәкләр тектерә. “Болгар радиосы” милли музыка премиясенә әзерлек башландымы әле? 


- Мин әлегә эзләнүдә. Күлмәкләрнең эскизлары бар, сайлыйсы гына калды. Һәр елдагыча “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасына бик җитди карыйлар һәм бу елны бар катнашучыларга да күлмәкләрне тектерәчәкләр. Танылган модельер белән килешү төзелгән, тукымаларны сайлыйсы гына калды. 


-“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасының тагын нинди серләрен укучыларга чишә аласың? 


- Бу елны сәхнә бизәлеше чын мәгънәсендә шак катырачак. Көнбатыш шоуларындагыча ясалган сәхнә турында әле озак сөйләшерләр дә. Минем мондый грандиоз декорацияләрне әлегә күргәнем булмады. Шунсын да әйтергә кирәк, фильмнардагыча, җырчылар чыгышы вакытында  махсус эффектлар да кулланылачак.  


-“Кайнар хит”та тагын катнашып, җиңү өчен көрәшерсеңме? 


-Бирсен Ходай. Яңа җырлар, клиплар төшереп “Кайнар хит”ка бирү теләге зур. Киләсе елда “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе лауреаты исемен алу хыялы юк түгел. 

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"