Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары “Яшәү яме”ндә хәбәр ителә
Татар әдәбияты һәм сәнгать әһелләренә багышланган “Яшәү яме” тапшыруын “Болгар радиосы”нда һәр якшәмбе 16:00 сәгатьтә тыңлый аласыз. Кичә дөнья күргән эчтәлекле әсәрләр, өр-яңа кызыклы китаплар, күңелле премьералар белән сез бары “Яшәү яме”ндә генә таныша аласыз.
Тапшыруның мөхәррире һәм алып баручысы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова. Студиянең кунагы белән Шәмсия ханым бүгенге әдәбиятның иң актуаль мәсьәләләрен ачып, аның бәхәсле һәм борчулы якларын да читләтеп узмас.
Китап, моң һәм әңгәмә - “Яшәү яме” иң нечкә төшенчәләрне гади телдә аңлатып бирә.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)