Дилбәр Фәиз булдыра алырмы? 6589!
29 апреля 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
«Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз 5 май көнне Казан марафонында катнашырга җыена.
«Марафонда икенче тапкыр катнашам, Алла теләсә. Беренче тапкыр радио хезмәткәрләре белән 3 чакрым ераклыкка йөгергән идек. Быел исә 10 чакрым ераклыкка йөгерергә планлаштырам. Ел буе марафонга әзерлек эшләре алып бардым, спортзалга йөрдем. Йөгерергә бик яратам! «Казан Арена» стадионы тирәли бер тапкыр әйләнү 3 чакрымны тәшкил итә. Кайбер көннәрдә әлеге стадионны ике тапкыр әйләнәм», - дип белдерде Дилбәр Фәиз.
Дилбәр Казан марафонында «Болгар радиосы» әләме белән йөгерәчәк. «Минем өчен җан атарга килүчеләргә һәм «Дилбәр, Дилбәр» дип көч биреп торучыларга миннән бүләк булачак!» - диде спортчы кызыбыз.
Дилбәр Фәиз Казан марафонында 6589 саны астында катнаша. Марафон 5 майда иртәнге 8дә Меңъеллык мәйданнан старт ала.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)