"БОЛГАР РАДИОСЫ" АЛЫП БАРУЧЫСЫ ГӨЛНАЗ ФӘЙЗРАХМАНОВА - БЛОГГЕР!
"Болгар радиосы" алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова менә инде 2 ел дәвамында "Нокта" тапшыруын алып бара. Радиотыңлаучыларбызның күп санлы сорауларына тапшыруның юридик ярдәм буенча баш консультанты РФ Юристлар ассоциациясенең ТР бүлеге җитәкчесе Илнар Исрафил улы Гыйрфанов белән берлектә җаваплар эзли. Студия кунаклары: прокурорлар, адвокатлар, инспекторлар. Әмма 1 сәгать эчендә, бик теләсәң, тырышсаң да, әллә никадәр шалтрату кабул итеп, хатларга җавап биреп бетереп булмый. Шуңа да Гөлназ Фәйзрахманова хәзер блоггер да! Юридик хәлләрне аңлаешлы итәр өчен ул Инстаграм челтәрендә махсус сәхифә булдырган. Бу хәллшәр турында Гөлназ үзе тулырак сөйләде:
" « Болгар радиосы» эфирында баручы « Нокта» тапшыруы менә инде 2 ел ярым эфирда бара. Тапшыруда яңгыраган сораулар кимеми, арта гына. Ул сорауларның куплеген , һәм темалары буенча кубрәк социаль өлкәне колачлавын исәпкә алып, уземә истә калдырырга, тыңлаучыларбызга ярдәм йөзеннән инстаграмдагы шәхси битемдә һәр чәршәмбе актуаль бер сорау алынып аңа нигезле җавап яза-блог алып бара башладым. Ул Вконтакте социаль челтәрдәге «Нокта»тапшыруының битенә дә кучерелә. Интернетның көчен ни өчен әле “ Хәерле иртә” теләп язылган фотолар гына бизәргә тиеш, бераз файдам булсын дидем. “ Ана даны” медале кемнәргә тиеш, авыл җирендә яшәүуче, эшләуче укытучылар ташламалардан файдалана беләме? Бу сорауларга җаваплар инде бар. Бу атнада акчаны эконмияләргә өйрәтергә исәп) ".Акчагызны кайлага китеп югалганын сизмисезме? Гөлназ Фәйзрахманова-блоггерның сәхифәсен укыгыз!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)