“Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” бәйгесе видеоларын хәзер бер урында карарга мөмкин!
Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге җыр-моңга гашыйк булган һәм зур сәхнә турында хыялланган һәвәскәр җырчыларны барлау максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашу өчен җырның видеоязмасын #болгардажырлыйм хэштегы белән Инстаграмга урнаштырырга кирәк!
Видеолар 2020 елның 31 маена кадәр кабул ителә. 2020 елның 1 июлендә конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк. Алар барлыгы 10 кеше булачак! Җиңүчеләрнең исемнәре 1 июль көнне 15 сәгатьтә туры эфирда, радио сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк.
1 июльдән 30 августка кадәр җиңүчеләрнең татар эстрадасы артистлары белән очрашу, мастер классларда катнашу, сыйфатлы җыр яздыру, аны көз көне “Болгар радиосы” концертында башкару мөмкинлеге булачак.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Болгар радиосы” эфирында 100 трансляциягә сертификат тапшырылачак.
Конкурс шартлары:
- биредә 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала;
- видеоязмаларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
- җыр татар телендә башкарылырга тиеш;
- акапелла яки музыкаль инструментка кушылып башкару шарт;
- конкурс вакытында катнашучының аккаунты ачык булырга тиеш;
- катнашучы @bolgarradiosi аккаунтына язылырга тиеш.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
