БОЛГАР РАДИОСЫНЫҢ VII ВЕЛОЭСТАФЕТАСЫ УЗДЫ!
Велоэстафета иртәнге 05:00 сәг. Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Монда “Болгар радиосы”, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре һәм татар эстрадасының популяр җырчылары катнашты. Быелгы ВЕЛОЭСТАФЕТАда “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Аминов та катнашты. Казан-Болгар арасын велосипедта узды.
Кайбер җырчылар бу проекта беренче тапкыр гына катнашмый. Алар өчен дә әлеге чара – зур традиция булып санала. Быел Велоэстафетада: Илсөя Бәдретдинова, Лилия Хәйруллина, Рината Тей, Динара Ряхимова, Рамил һәм Рәмилә Хәйретдиновлар, Илгиз Мөхетдинов, Гөлнара Габидуллина, Ильдар Ямалиев, "Болгар кызлары", Максуд Юлдашев, Айнур Каюмов катнашты. Рифат Зарипов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар башкаладан озатып, хәерле юллар теләп калды.
Спас районында “Болгар радиосы” н ипи-тоз белән каршы алдылар. Беренче музыкаль тукталыш – Спас районының Тукай авылы булды, икенчесе Никольское авылы. Концерт барышында “Болгар радиосы” алып баручылары бүләкләр уйнатты, беренче сыйныфка укырга керүчеләрне тәбрикләде.
Чара Болгар мәдәни комплексында Зур концерт белән тәмамланды. Концертны “Иртәнге чәй”ләр алып барды! Һәр җырчы – халык күңеленә кереп калган иң матур җырларын бүләк итте.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
