"Болгар радиосы"нда Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актерлары. Илнур Закиров: "Сер түгел, безнең татар халкы еларга ярата".
« «Нәүрүз» фестивален «Агыла да болыт агыла» спектакле белән башлап җибәрдек, ул безнең репертуарда яңа постановкалардан санала һәм тамашачылар тарафанннын бик җылы кабул ителә. Сер түгел, безнең татар халкы еларга ярата, ә бу спектакль таш йөрәкләрне дә эретеп җибәрә алырдай. Гомумән, әлеге постановка бөек язучыбыз Хәсән Туфанның якты истәлегенә багышлана» - диеп беренче булып сүзне башлап җибәрде Илнур Закиров. Шуны да әйтеп узарга кирәк, «Нәүрүз» фестивале кысаларында шулай ук «Җилкәнсезләр» спектакле дә тәкъдим ителә. Аның турында тулырак Фәннүр Мөхәммәтҗанов сөйләп үтте: ««Җилкәнсезләр» - классика. Ул һәрвакытта да җылы кабул ителә. Бу очракта исә ерак Якутиядән килгән кунакларыбыз да спектакльдән соң килеп рәхмәт сүзләре җиткерделәр».
Исегезгә төшерәбез, «Нәүрүз» фестивале Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында әле дәвам итә. Һәм онытмагыз, театр яктылыкка, нурга илтә!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
