«БОЛГАР РАДИОСЫ» VIII МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕНДӘ СӘХНӘДӘН IPHONE УЙНАТЫЛА
2020 елның 12 декабрендә 18.00 сәг. “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Билгеле булганча, концертны онлайн форматта турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында һәм интернет киңлекләрендә карап булачак. Ул гына да түгел! Быел премия тапшыру тантанасында айфон уйнатылачак!
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан “Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?” дигән сорауга СМС хәбәрләр кабул итәчәкбез.
2 ноябрьдән алып 12нче декабрьгә кадәр радиотыңлаучыларыбыз 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән башлап үзләре “Алтын хит” дип санаган җырның исемен язарга тиеш була. “Алтын хит”ларны тәкъдим итеп СМС җибәрүчеләр арасында IPHONE уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.
СМСларда иң еш яңгыраган җыр исемнәре алтын дискта тупланачак һәм МИЛЛИ ПРЕМИЯ барышында халык хозурына тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйге алтын хитлар исемлеген арттыру һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырыла.
“Елдагыча премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчыларга да мөмкинлекләр бирәбез, кайнар хит проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. 12 декабрь, 18.00 сәг. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын кушып, елның көтеп алынган тантаналы вакыйгасын күзәтеп барырга чакырабыз”, - ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы шаһиты булу һәм турыдан-туры трансляция барышында айфон оту мөмкинлеген ычкындырмагыз!
"Болгар радиосы" матбугат хезмәте
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
