«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына 10 көн калды!
2 декабря 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына 10 көн калды!
Бүген «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә спикер буларак "Болгар радиосы” башкарма директоры - Наилә Хәйдәрова, "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры - Илфар Кәримов, Татар эстрадасы җырчысы – Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Ваһапов фестивале лауреатлары - Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина чыгыш ясады.
Әлеге матбугат конференциясенә күп мәсьәләргә ачыклык кертелде.
2020 елның 12 декабрендә “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге вакыйганы күзәтү һәркемгә насыйп булачак, чөнки тантана турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Концертны тамашачылар “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карый һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлый алачак.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.
Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре һәм “Болгар радиосы” тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек була. Алар өчен – ул олы стимул һәм илһам чыганагы булып тора.
Премия кемгә тапшырыла?
Елдагыча VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнәчәк. Алар арасында: Винера Ганиева, Фирдус Тямаев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Динара Ряхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винарис Илъегет, Раяз Фасыйхов, Анастасия Макарова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат Һәм Зинира Рамазановлар һәм башкалар. Шулай ук, Милли премия җырның сүз һәм көй авторларына да тапшырыла.Ул гына да түгел, халык күңеленә кергән, “Болгар радиосы” дулкыннарында иң еш соралган җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнәчәк.
Нинди номинацияләр көтелә?
Быел “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясендә 30га якын номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Халык мәхәббәте”, “Иң затлы җырчы”, “Үлмәс хит”, “Иң романтик җырчы”, “Кабатланмас тавыш”, “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”, “Ел ташкыны”, “Иң лирик җыр” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
Ел саен премиядә “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагын тамашачыларыбыз 12 декабрь көнне генә беләчәк.
Өченче алып баручы билгелеме?
Яңа формат нидән гыйбәрәт?
Быел “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе уникаль форматта уза.“Моңа кадәр без Милли премияне ел саен тамашачы җыеп “Пирамида” концертлар залында уздыра идек, ә быел концерт шулай ук “Пирамида” концертлар залында, тик тамашачыларсыз узачак. Шул ук вакытта Милли премия тапшыру тантанасын миллионлаган тамашачы карый алачак, чөнки тамашаны турыдан-туры трансляциядә “ТНВ - Татарстан”, “ТНВ - Планета” телеканналларыннан һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп булачак. Радиотыңлаучыларыбыз концерт барышын “Болгар радиосы” дулкыннарында да тыңлый ала”, - ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.
Тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
VIII Милли музыкаль премиянең икенче төп үзенчәлеге – интерактивлык. Тамашаны күзәтеп баручыларга икеләтә бәхет елмаерга мөмкин: әлеге тантаналы вакыйганың шаһиты булу һәм туры трансляция барышында айфон оту.
Ноябрь башыннан без ай дәвамында радиотыңлаучылардан “Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?” дигән темага 5522 номерына СМС хәбәрләр кабул итәбез. Бәйге шулай ук “Болгар радиосы”ның инстаграм аккаунтында да бара. Шушы сораштыруда еш искә алынган җырлар тупланып “Алтын диск”ка яздырылачак.
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлап булачак. 6+
ГЕНЕРАЛЬ ПАРТНЕРЛАР: “Сельхозснаб”, “ЯХОНТ”.
БИЗНЕС ПАРТНЕРЛАР: “Корель”, “Лотос-Мед”
МӘГЪЛҮМАТИ ПАРТНЕРЛАР: “Татар-информ”, “Матбугат.ру”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татар Тудей”, “Реальное время”, “Ирек мәйданы”, “Мәйдан”, “Казанские ведомости”, “Комсомольская правда”.
"Болгар радиосының" матбугат хезмәте
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)