БОЛГАР РАДИОСЫ VII ВЕЛОЭСТАФЕТАГА ЧЫГА!
Идел Буе Болгар дәүләте – ул безнең дәүләтчелегебез тарихы. Ә милләтне, тарихны дәүләт формалаштыра. Болгар шәһәре бик мәшһүр булган, анын даны еракларга таралган һәм ул, ислам мәркәзе буларак, галимнәр җитештергән. Алтын Урда корылгач, Батый хан Болгарны башкала итеп билгели һәм ул Алтын Урда дәүләтенен беренче башкаласы була. Нәкъ менә шул чорларда бүген билгеле булган татар милләте формалаша. Болгар шәһәре дә татар тарихы белән үрелеп бара. Шул рәвешле безнең, хәзерге заманда яшәүче татарларнын тарихы нәкъ менә Болгар шәһәренә барып тоташа. “Болгар радиосы” да ел саен Казан-Болгар велоэстафетасын оештырып, уткәннәргә кайтып киләчәккә юл сала. Чөнки милләт буларак киләчәгебез якты булсын дисәк, безгә ничек барлыкка килгәнебезне онытмаска һәм әлеге белемнәрне киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәк.
Велоэстафетада “Болгар радиосы” алып баручылары, хезмәткәрләре, татар эстрадасының популяр җырчылары катнаша.
Велоэстафета 18 август көнне иртәнге 05:00 сәг. Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Көн дәвамында безнең белән бергә популяр җырчылар да велосипедта барачак: Илсөя Бәдретдинова, Лилия Хәйруллина, Рината Тей, Динара Ряхимова, Рамил һәм Рәмилә Хәйретдиновлар, Илгиз Мөхетдинов, Азалия Зиннәт, Гөлнара Габидуллина, , Ильдар Ямалиев, "Болгар кызлары", Максуд Юлдашев.
Велоспортчылар ике музыкаль тукталыш ясаячак: Спас районы Тукай авылы халкы белән очрашу һәм икенче музыкаль тукталыш - Спас районы Никольское авылында булачак. Велоэстафета Болгар Мәдәни-фестиваль комплексында ЗУР КОНЦЕРТ белән тәмамланачак!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
