«Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясенә кемнәр лаек булыр?
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.

Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. Шуны да әйтергә кирәк, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек була”, - ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.
Быел “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясендә 30дан артык номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
