"Болгар радиосы" на ТР халык артисты Зөфәр Хәйретдинов киләчәк
"Болгар радиосы"ның иң яшь тапшыруларының берсе - "Сәхнәдәш" - тыңлаучылар арасында тиз арада уңыш казанды. Сәхнә, иҗат белән бәйле проблемаларны яктыртучы һәм "Ни хәлең бар, сәхнә" соравына җавап эзләүче бу тапшыру шулай ук иҗат әһелләре арасында да популярларшты.
Беренче карашка идеаль булып күренгән эстрада. театр сәхнәләре пәрдә төшү белән үзгәрәме? Сәхнә алды һәм арты бер-берсеннән кискен аерыламы? Софитлар уты артистны үзгәртергә сәләтлеме? Тапшыру дәвамында болар барсы ачыкланыр.
Бу атнада исә "Болгар радиосы" алып баручысы Айгөл Хәйруллина ТР халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмә корачак. Тапшыру 2..00 дә башлана. Тыңламый калмагыз.










Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз