"Болгар радиосы" студиясенә кунакка УЛ киләчәк!
27 января 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Яңа елдан соң «шөпшәләр» актив рәвештә эшкә алынды! Бүләкләр капчыгын зурайтты. Яңа уеннар булдыру өстендә эшлиләр, радиотыңлаучылар белән актив аралашалар! Ләкин болар барсы да аз булыр, әгәр эфирга кунаклар чакырылмаса! Берсеннән-берсе танылган, яраткан җырчыларбыз, артистларыбыз «Болгар радиосы» студиясеннән өзелми дә. Ә мондый факт шатландырмаска мөмкин түгел.
Хәзер исә «шөпшәләрдә» яңа миссия-алар «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының серләрен чишәргә тиеш. Катлаулы һәм җитди эшне үзләре генә булдырып чыга алуларына ышаныч аз, шуңа да аларга кунакка бүген тамашачыларның яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин киләчәк! Ул инде бар серләрне чишәргә ярдәм итәр, алай гына да түгел иҗаты, планнары, яңа җырлары турында да сөйлиячәк!Ә сезнең Ришат Төхвәтуллинга теләгән соравыгызны бирүдән тыш, аңа каршы уйнау мөмкинлеге дә бар! 23.15 минутта «Шөпшә Шоу» ның яңа уены- «Хәрефәйткечләр». Яраткан җырчыңа каршы уйна һәм «Болгар радиосы»ннан үзенчәлекле бүләкләр от!
Җомга, 19.00-24.00, Линар белән Айсылу сине «Шөпшә» оясына кич утырырга чакыра!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)