«БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕНДӘ 12НЧЕ АЙФОН УЙНАТЫЛАЧАК!
12 ноября 2021
"Болгар радиосы" яңалыклары
2021 елның 11 декабрендә 18.00 сәг. “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уза. Тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында, “Болгар радиосы” дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак.
Премияне онлайн форматта уздыру - радио өчен беренче тәҗрибә түгел. Билгеле булганча, эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде. Быел да “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе “Кайнар хит” җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга “Алтын йолдыз” тапшыру белән генә чикләнми, ә яраткан тамашачыларын турыдан-туры трансляция барышында отып булачак бүләк белән сөендерә!
АЙФОН 12 уйната!
“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр кабул итәчәкбез. СМСлар 11 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.
IPHONE 11 ноябрьдән алып 11нче декабрьгә кадәр СМС җибәрүчеләр арасында уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары турыдан-туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.
Быел “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
IX Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнәчәк!
“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлап булачак. 6+
"Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)