“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясенә видеочакырулар яздыру эше старт алды.
24 октября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Соңгы көннәрдә “Яңа Гасыр” телеканалы коридорларында татар эстрадасының күп кенә популяр җырчыларын очратырга мөмкин. Сәбәбе бик гади – телеканал студияләрендә “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясенә видеочакырулар яздыру эше башланды.
Узган атнада “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясенә видеочакырулар яздыру эшендә Зөфәр Хәйретдинов, Илназ Сафиуллин, Гөлдания Хәйруллина, Рәфинә Ганиуллина һәм Венера Ганеевалар катнашты. Шур рәвешле, кичә “Яңа Гасыр” телеканалында Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Манзара” тапшыруында катнашып, тамашачыларны иртән сөендерсәләр, кичкә таба аларны телеканалда Сиринә Зәйнетдинова, Илназ Баһ һәм Лилия Хәйруллина алыштырды. Бу өчлек тиздән сез яратып карый торган “Башваткыч” тапшыруында катнашалар һәм, эзлекле рәвештә, видеочакыруда да төшәләр.
“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова “Яңа Гасыр” телеканалында видеочакыру яздыру барышында үзенең лауреат булып танылу хисләре белән уртаклашты: “Лауреат исеме алу – ул, беренче чиратта, бик күп хезмәт көче түгү. Әлбәттә, мин бик бәхетле хисләр кичерәм. Ай дәвамында “Кайнар хит” хит-парадында халык үзенә ошаган иң яхшы җырны сайлап алды. Бу бәхеткә лаек булуыма мин әле дә булса сөенеп бетә алмыйм!”
Милли музыкаль премиядә халык сайлаган иң матур һәм моңлы җырлар сайлана. Ел дәвамында “Болгар радиосы” тыңлаучылары һәм “Яңа Гасыр” телеканалын караучылар “Кайнар хит” хит-парады барышында үз тавышларын бирделәр. Премиянең колачы елдан-ел җәелә, ә аның тамашачылары Татарстаннан читтә дә ешая башлады.
“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясеннән сез дә читтә калмагыз. 9 нчы декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында зур тантана әзерләнә, монда син дә һичшиксез булырга тиеш!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)