"Болгар радиосы"ның яңа проекты "Иртәнге чәй"дән йолдызнамә!
18 сентября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
"Болгар радиосы"ның яңа проекты "Иртәнге чәй"дән йолдызнамә!
Йолдызнамә
Кучкар
Кучкарлар бүген үз бәхетләрен үзләре табачаклар. Башкалар тәкъдим иткән бәхет ул башкаларныкы... Аңлагыз, Кучкарлар ни теләгәнен, үзләре белә. Югыйсә, мөгез эзе калдырырга да күп сорап тормаслар бүген.
Үгез-бозаулар
Үгез-бозаулар, бүген бер нәрсә дә әйтмичә, карап кына торыгыз. Нишләрләр икән? “Кешене сүз түгел, эш матурлый” дигән мәкальдән чыгып, сез, бер ни дә аңламаган хезмәттәшләрегезне – башка яктан ачарсыз.
Игезәкләр.
Бүген Игезәкләр барысын да, күңелгә якын алырлар. Юк-бар өчен дә борчылырлар. Шуңа күрә елмаеп йөрегез. Юләр бу дип артык тинтерәтмәсләр.
Кыслалар.
Кыслалар, бүген аңламаган кешеләр арасында булганчы, ялгызлык яхшырак. Тынычлыкта эшләү, нәтиҗәлерәк булыр.
Арысланнар.
Арысланнар белән бәхәскә керсәгез – качыгыз. Качалмасагыз, үлгән булып кыланыгыз. Югыйсә алар сезне бетерәчәкләр. Арысланнар бүген бик үҗәт!!!
Кызлар.
Кызлар бүген шундый ышанучан. Сикер дисәң, сикерерләр. Тиң аның өчен җавап бирәсегезне онытмагыз. Ышанычны акларгы кирәк.
Үлчәүләр.
Үлчәүләр бүген мачы кебек... фырылдыйлар, тырнаган булалар, сырт кабарталар. Ләкин сыйпап алсаң, йомшак йомгакка әйләнеп, “мыр-мыр” килә башлыйлар. Аларга бүген игътибар җитми.
Чаян.
Хәр явызлык, чаяннарның күзен ача, ә йөрәген яба. Чаяннар, дөнья ул кадәр үк явыз түгел. “Дүрт аяклы ат та абына” – дигәндәй. Күп кенә кешеләр ялгыш рәнҗетергә мөмкин. Дусларыгызны дошман итмәгез. Алар болай да бик аз!
Укчы.
Укчыларның көн бәләсе булып, аларның артык турысын бәреп әйтүләре һәм дөреслек эзләүләре булыр. Сак булыгыз, бөтен кешегә дә дөреслек ошап бетми.
Кәҗәмөгез.
Кәҗәмөгез өчен оҗмаһ ул: тыныч җирдә, будильниксыз, начальниксыз һәм әлбәттә эш атнасының беткән чагында бит. Тик бүген әле дүшәмбе генә. Кәҗәмөгезләр, җиң сызганыгыз...
Сукоярлар.
Сукоярлар фәрештә түгел – тик кочаклап алсалар, җиде кат күккә менгән кебек булыр. Алар бүген бәхет таратучы.
Балык.
Балыклар белән бүген дус булыгыз... Югыйсә бәрелештән исән чыга алмаячаксыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)