"Болгар радиосы"нда яңартылган студия ачылды
4 декабря 2024
"Болгар радиосы" яңалыклары
4 декабрьдә “Болгар радиосы” яңартылган студиясен ачты! Очрашуда "Яңа Гасыр" ТРК АҖ генераль директоры Әминев Илшат Юныс улы, "Болгар радиосы" башкарма директоры-баш мөхәррире Кәримов Илфар Илдус улы һәм радионың популяр алып баручылары катнашты.
Барлык мөмкинлекләрне дә күрсәтү өчен без студиядән “Болгар радиосы” Милли музыкаль премия лауреаты, Татарстан Республикасының халык артисты Вадим Захаров катнашында туры кушылу оештырдык. Вадим, тыңлаучыларның яратып өлгергән, шулай ук үзенең әле беркайда да башкарылмаган җырларын бүләк итте.
Бүгенге көннән “Болгар радиосы”н тыңлап кына түгел, ә bolgarradio.com сайты аша яхшы сыйфатта карап та булачак. Студиядә тулысынча техник база яңартылды, Full HD форматта төшерә торган сыйфатлы видеокамералар урнаштырылды. Хәзер “Болгар радиосы” сайты кунаклары “Сәхнәдәш”, “Иртәнге чәй”, “Хак дин” кебек популяр тапшыруларны “Видеотрансляция” бүлегендә туры эфир форматында карый алачак. Шулай ук ВК рәсми төркемендә дә.
Без “Болгар радиосы” студиясеннән алып барылган видеотрансляцияләр радио тыңлаучылары белән тагын да якынаерга һәм радиоконтент булдыру процессына чумарга мөмкинлек бирер дип ышанабыз.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)