"Болгар радиосы"нда Корбан гаете уңаеннан бәйрәм эфиры
8 июля 2022
"Болгар радиосы" яңалыклары
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары Корбан гаетен туры трансляциядә күрсәтәчәк. Туры эфирны шулай ук ТНВның "Вконтакте" төркемнәрендә карый аласыз. "Болгар радиосы"нда бәйрәм эфирын тыңлап булачак.
02:30 сәгатьтә Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция башланачак. Алып баручылар Ләйсән Хөснуллина һәм Роман Зыякаев барлык мөселманнарны сәламлиләр һәм изге бәйрәм белән тәбрик итәләр. Эфирга кушылган тамашачы Коръән аятьләрен ишетә алачак.
03:10 сәгатьтә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчетенең имам хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм вәгазен укыячак.
03.41 сәгатьтә ике рәкагать Бәйрәм намазы укылачак. 03.45 сәгатьтә Хөтбә: Коръән уку, Дога кылу башкарылачак.
Гаеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Корбан гаете өч көн дәвамында билгеләп үтелә. Бәйрәм көннәрендә туганлык җепләрен ныгыту, шәкертләргә, Ислам юлында тырышучыларга, фәкыйрьләргә ярдәм итү, аеруча саваплы. Бу эшләрдән читтә калмыйк. Тагын бер кат бәйрәм белән.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)