Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе лауреаты Ришат Төхвәтуллин: "Мин үземне милли җырларыбызны җырлаучы, онытылган җырларыбызны кире тамашачыга кайтаручы артист буларак күрәм."

Татар халкының яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” Милли музыкаль премиясенә дүрт мәртәбә лаек булды. Быел җырчы бишенче лауреат исеменә дәгъва кыла. Мондый зур дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер җырчы Милли музыкаль премиянең бишенче тантанасы турында үз фикерләре белән уртаклашты.

- Сез “Алтын йолдыз” Милли музыка премиясенең бишенче ел рәттән лауреаты булып танылуга дәгъва кылган бердәнбер җырчы. Шушы вакыйгага бәйле сез нинди горурлану хисләре кичерәсез?
- Андый зур горурлык әллә ни сизелми, әмма җаваплылыкны үз өстемдә тотам. Бу проект башкалардан аерылып тора, чөнки анда халык фикере исәпкә алына. Халык үз җырчысын сайлый һәм бары тик халык лауреатларны бәяли. Тантанадан туры эфир бара, зур бәйрәмебезне бөтен дөнья татарлары карый, бәлки шуның өчен дә әлеге проект минем өчен бик җаваплы санала. Бишенче тапкыр катнашам икән. Лауреат статуэткаларын мин туып үскән йортымда саклыйм. Алар миңа һәрвакыт шушы зур вакыйганы хәтерләтеп торалар. Узган ел мин “Ел җырчысы” номинациясен алдым, бу минем өчен, һичшиксез, зур иҗат этәргече булды. Моның өчен проектны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
- Бишенче тантана – ул кечкенә генә бер юбилей. Син әлеге тантаналарны беренчесеннән бишенчесенә кадәр чагыштыра ала торган бердәнбер җырчы. Милли музыка премиясе беренче елда нинди иде һәм син бишенче тантананы ничек күрәсең?
- Беренче Милли музыка премиясендә үземнең кулларым калтырап сәхнәгә чыккан вакытларымны искә төшерәм. Ул вакытта да минем өчен премия тантанасы бик җаваплы концерт иде. Бүгенге көндә, үзем дә шул даирәдә “кайнагач”, редакциянең бу тантананы лаеклы рәвештә уздыру өчен бар көчләрен биреп эшләгәннәрен күрәм. Алар бу эшләрне халык өчен дип башкаралар. Беренчедән, премиядә халкыбызның милли җырларын пропагандалыйбыз. Проектның биш ел эчендә зур үсеше бар. Ул дөрес юлда һәм премия шушы кыйбласын алга таба да югалтмасын дип телим. Киләчәккә минем теләкләрем шундый – проект үсештә булса иде, беркайчан да замана артыннан ияреп китмәсә иде.
- Татар телен саклап калуга бәйле сәяси вазгыятьне исәпкә алып, “милли” төшенчәсенең соңгы арада үз-үзенә туплаган вазыйфалары бермә-бер артты. Тантанада артист миллилеген сәхнә костюмы, җыры һәм иҗатыннан тыш, тагын кайсы өлкәләрдә күрсәтә белергә тиеш?
- Артистның миллилеге сүзләрендә күренергә тиеш. Аның үз-үзен тотышы тамашачыга җырчының кемлеген күрсәтеп бирә. Боларга өстәп, көендә, башкаруында һәм күңелендә чагыла дип билгелим. Тамашачыны алдарга мөмкин түгел, алар җырчының күңел төбен күрә алырга сәләтле халык. Бөтен яклап та артист үз милләте алдында милли җырчы булып күренә алырга бурычлы. Милләтең өчен хезмәт итәргә алынгач, милли булып калу һәм милли моңнарны киләсе буынга җиткерү вазыйфаларын үтәү кирәк.
- Премия белән бергә “Алтын йолдыз” статуэткасы да үзгәрә барды. Сез беренче дүрт бүләкне кулыгызга ала алган җырчы исәпләнәсез. Хисләрегез һәрбер премия тантанасында төрле булдымы?
- Беренче чиратта, һәрбер премия алдыннан быел мин булмамын дип уйлыйсың. Мин лауреат булдым, хәзер башка җырчы алырга тиеш дип уйлаган чакларым да булгалады. Яшьләргә юл бирү дә кирәк бит, әмма тамашачы үзе хәл иткәч, мин бик сөенәм. Бу зур җаваплылык һәм минем өчен көтелмәгән зур бүләк. Без, җырчылар, шуның белән яшибез, шуның белән канатланабыз һәм мондый бәяләрдән соң тагын да көчлерәк иҗат итәсе килә башлый. Форсаттан файдаланып, тамашачыларга рәхмәт әйтәсем килә, чөнки алар мине җырчы итте.
- Милли музыка премиясе белән берлектә, “Кайнар хит” хит-парады эшләп килә. Сезнең фикерегезчә, милли музыканы үстерүдә, татар тамашачысына яңа исемнәрне ачып бирүдә премия һәм хит-парад эшчәнлеге дөрес юнәлештә алып барыламы?
- Эш бик дөрес юнәлештә алып барыла, чөнки бу яшь җырчылар өчен үзләрен сынап карарга менә дигән форсат. Мин үзем дә шулай башлап җибәрдем. Бөтен дөнья туры эфирдан карый һәм син тере тавышка җырлыйсың. Син тамашачының бәясен, залдагы атмосфераны күреп, күп нәрсәгә өйрәнә аласың. Монда бит бөтен дөнья сине күрергә һәм бәяләргә мөмкин. Алар сине күтәреп җибәрергә мөмкин, әгәр дә сыйфатың булмаса, киресенчә, төшереп тә җибәрә алалар. Җырчылар үзләрен премия һәм хит-парад аша сынап карау мөмкинлегенә ия. “Кайнар хит” хит-парадын ел дәвамында телевизордан күрсәтүне бик дөрес дип саныйм, чөнки “Яңа Гасыр” каналын бар дөнья татарлары карый. Башка мондый телевидение юк. Мин “Яңа Гасыр” каналын аеруча яратам. “Болгар радиосы” белән телеканалның уртак хит-парадын бик дөрес юнәлеш дип исәплим. Һәрвакыт үсештә булсын, бер урында туктап тормасын – премия һәм, аерым алганда, хит-парадка теләгем шундый.
- Бишенче тантанага тамашачы нәрсә күрергә өметләнеп килә? Җырчы бу хакта һәм үзенең образы турында сәхнәгә чыгар алдыннан уйлыймы?
- Күбрәк сценарийдан чыгып төрле нәтиҗәләр ясыйбыз. Мин үземне милли җырларыбызны җырлаучы, онытылган җырларыбызны кире тамашачыга кайтаручы артист буларак күрәм. Тамашачыларга һәм яшь буынга үзебезнең гореф-гадәтләребезне, халык җырларын, милләтебезгә хас булган милли музыканы тапшыручы кеше дип саныйм үземне. Сүз дә юк, бу эш зур җаваплылык һәм тугры хезмәт таләп итә. Быелгы тантанада минем шушы якка басым ясыйсым килә. Барып чыкса, шул образымны алга сөрергә уйлыйм.
- Кышкы кичтә “Алтын йолдыз” Милли музыка премиясе тантанасына килеп утырган тамашачыга теләкләрең нинди?
- Хәзерге заманда барысы да бар. Күп нәрсә үзгәрде, билгеле. Тамашачылар замана артыннан куып, Рәсәй, Европа һәм Америка эстрадасына карап бозылмасыннар иде дигән теләктә калам. Ни өчен? Без шундый милләт, без үз телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш. Киләсе буыннарыбызны кайгырту бик мөһим, чөнки без үсәчәкбез, ә безнең яшьләребез безгә үпкәләп калмаслармы?! Җыр-моңны, милли сыйфатны югалтмасак иде. Без башка милләт. Без чит илдәге кебек шәрә килеш чыгып, сүзсез һәм мәгънәсез җырлар башкарып кына үз милләтебезне һәм яшь буынны һичничек тәрбияли алмыйбыз. Сүземнең асылы нәрсәдә – бу эш катлаулы һәм авыр булса да, яшь буынны без тәрбияләргә тиеш. Тамашачылар моны ишетергә һәм аңларга бурычлы. Беркайчан да җиңел юл сайлап кына дөрес юлдан барам дип уйламагыз. Тамашачыларга зур рәхмәт, аңлавыгыз өчен дә рәхмәт. Барысы да яхшы булыр!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"