"Болгар радиосы" милли музыка премиясе партнерларыннан бүләкләр отарга ашык!
23 Января 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Сезне яраткан җырларыгыз авторларын, композиторларын һәм башкаручыларын олылау кичәсенә чакырабыз!
Бер сәхнәдә татар эстрадасының җәүһәргә тиң үткәне, бәхәсле бүгенгесе һәм өметле киләчәге: Венера Ганиева, Зәйнәп-Зөфәр, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Гөлдания Хайруллина, Булат Җиһаншин, Винарис, Артур-Марат дуеты, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Алинә Шарипҗанова, Зөфәр Хәйретдинов, Вадим Захаров!«Болгар радиосы» милли музыкаль премия – Сез сайлаган җырлар!
25нче февраль , «Пирамида» концертлар залы! Билетлар сатуда
«Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы - грандиоз тамаша, шәп концерт һәм танылган җырчылар! Алай гына да түгел! «Болгар радиосы» милли музыка премиясе иганәчеләреннән бүләкләр! Аларын исә уйната да башлыйк! Шулай итеп, сезнең өчен үтә дә кызыклы һәм аеруча да җиңел уен!
Гыйнвар, февраль айлары дәвамында «Болгар радиосы» эфирында уен башлануын искәртүче хәбәр ишетә алачаксыз! Шундук махсус хәбәрдән соң яңгыраган җырның исемен 5065 номерына Болгар сүзе белән башлап язып җибәрегез!
Махсус хәбәрдә исә болай диеләчәк:
«Елның иң көтелгән тамашасы! «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе! Бары сез сайлаган жырлар! Үткәннәрне барлыйк һәм «Болгар радиосы»ннан бүләкләр отыйк! Хәзер яңгырыячак җырның һәм башкаручының исемен 5065 номерына Болгар сүзе белән башлап языгыз! Уңышлар!»
Уенда 2014, 2015, 2016 елларда «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреатлары башкаруында җиңүче җырлар яңгырачак. Аларны танырга гына кирәк!
Иң җитез радиотыңлаучыбызга туры эфирда шалтратырбыз һәм сәламнәрен кабул итәрбез! Билгеле, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе иганәчеләре бүләкләрен дә тапшырырбыз!
Беркем дә буш кул белән калмаячак!
УҢЫШЛАР! УЕН ТИЗДӘН БАШЛАНАЧАК!
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз