"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе афишасын ничек табарга?
Татар халкында зур эшкә алдан ук әзерләнә башлау - электән килгән гадәт. Шуңа да безнең милләттә «хәстәрен алдан күреп куй» мәгънәсен үз эченә алган мәкаль һәм әйтемнәр күп. Тиздән моннан нибары 5 ел элек кенә барлыкка килеп, моңа кадәр татар дөньясында дан тоткан зур тамашаларны күләгәдә калдырган “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы якынлаша! Елның иң көтелгән грандиоз тамашасына әзерлек бүгеннән үк башланды: “Болгар радиосы” һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы биналарында эш кайный. Сценарий язу, күлмәк тегү, декорацияләр булдыру – болар, әлбәттә, бер кеше кулыннан гына килә торган эш түгел. V “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы югары дәрәҗәдә узсын өчен оештыру эшләре белән зур иҗат төркеме шөгыльләнә.
Әзерлек эшләре барган арада “Болгар радиосы” сезгә фотобәйгедә катнашып, елның иң көтелгән чарасына 2 кешлек чакыру билеты отарга тәкъдим итә!
30.10.2017-25.11.2017 вакыт аралагында “V “Болгар радиогсы” милли музыкаль премиясе” афишасы белән фотога төш!
“Instagram“ яисә “ВКонтакте“ челтәренә #Алтынйолдыз2017 хэштегы белән урнаштыр яки bolgar.radio@mail.ru электрон адресына юлла!
Барлык фотолар да bolgarradio.com сайтында урын алачак һәм алар өчен тавыш бирү 26.11.2017 - 05.12.2017 вакыт аралагында барачак!
Иң күп тавышлар җыйган катнашаучыга “V “Болгар радиогсы” милли музыкаль премиясе”н тапшыру тантанасына 2 кешлек чакыру билеты!
Тулырак: bolgarradio.com.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
