Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" милли музыка премиясенә чакырулар экраннарга чыга башлады

Татар эстрадасы җырчылары “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыка премиясе тантанасына әзерләнә башлады. Күп артистлар күлмәк һәм костюм әзерләү эше белән мәшгуль, ә кайберләре тантана өчен җырларын шомарта һәм видеочакыру яздыру эшендә катнаша. Тантана 9 нчы декабрь кичендә “Пирамида” концертлар залында уза.

Видеочакыру яздыру студиясенә беренче булып Азат Абитов килеп керде. Җырчы беренче Милли музыка премиясен моннан ике ел элек алды. “Кайнар хит” хит-парадының гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча ул “Кем кемне гафу итәр” җыры белән тавыш бирүдә җиңгән иде. “Мондый мизгелләрдә канатлар үскәндәй була. Мин төрле җырлар башкарам, ләкин, беренче чиратта, җырның сүзләренә игътибар итәм. Сүзләре миңа ошый икән, шул җырга алынам,” – дип үз кичерешләре белән уртаклашты җырчы.

Тантанада Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов та катнаша. Җырчы премиядә үзе язган “Яшисем килә” җыры белән чыгыш ясый. Тамашачы аның бу җырын яратып кабул иткән. Ул төрле хит-парадларның һәрвакыт беренче баскычларын били. “Дулкынландыргыч хисләр кичерәм, чөнки бәйрәмнең үзен көткәндә, бәйрәмдәгегә караганда күпкә ныграк борчыласың. Тантананы менә шундый хисләр белән каршы алам,” – дип белдерде Марсель Вәгыйзов.

Бу кичтә тамашачылар яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның “Китмә” җырын да ишетә алалар. Зөлфирә мондый зур тантанада беренче тапкыр гына катнаша. “Бик нык дулкынланам һәм тулы көчемә әзерләнәм. Башта күп төрле уйлар йөри, якын киләчәктә аларны тормышка ашырырга өметләнәм,” – дип җырчы тантана алдыннан булган хисләрен сөйләде.

“Болгар радиосы”ның музыкаль проектлар продюсеры Ленар Кәшәфетдинов - тантананың әзерлеге өчен җавап бирүче мөһим йөзләрнең берсе. Ул Милли музыка премиясенең бишенче тантанасын әзерләү өчен нинди эшләр башкарылуы турында сөйләп узды: “Тантаналы кичәгә сценарий төзү эше зур адымнар белән алга бара. Сценарийның авторы - Илфак Хафизов. Ул шулай ук премия тантанасының режиссёры да санала. Һәрбер җырны җентекләп тикшерәбез, җырның сүзләренә һәм мәгънәсенә зур игътибар бирелә.”

Милли музыка премиясе катнашучыларының видеочакыру язмалары 31 нче октябрьдән “Яңа Гасыр” телеканалы экраннарына чыга башлады.

Искәртеп узыйк, “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыка премиясе тантанасы 9 нчы декабрь кичендә “Пирамида” концертлар залында уза.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"