«Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре, “Татар эстрадасы ЛЕГЕНДАСЫ”, IPHONE 12 отучы билгеле!
11 декабря 2021
"Болгар радиосы" яңалыклары
Бүген – “Болгар радиосы” IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды.
Әлеге олы вакыйгага әзерлек ел дәвамында барды, халык иң яхшы, иң зәвыклы җырларны үзе сайлады.
Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре һәм “Болгар радиосы” тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек. Радиотыңлаучылар, тамашачырар куйган лайклар, комментарийлар, SMS хәбәрләр, шалтыратулар – барысы да үз ролен уйнады һәм бүгенге җиңүчеләрне – җиңүче ясады. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү.
“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.
Тантананы алыштыргысыз Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән “Иртәнге чәй”, “Кайнар хит” тапшыруларының алып баручысы Эльвира Вилдан алып барды.
“Кайнар хит” тапшыруында җиңеп, “Тамашачы сайлавы” номинациясенә: Ләйсән Мәхмүтова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Азат Абитов, Рәнис Габбазов лаек булды.
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.
• Фирдүс Тямаев “ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ”
• Винарис Илъегет “ИҢ ХИСЛЕ ҖЫРЧЫ”
• Зөфәр Хәйретдинов “ЙӨРӘКЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР”
• Ришат Фазлыйәхмәтов “ИҢ РОМАНТИК ҖЫРЧЫ”
• Винера Ганиева “ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ”
• Филүс Каһиров “ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ”
• Ландыш Нигмәтҗанова “КАБАТЛАНМАС ТАВЫШ”
• Алсу һәм Азат Фазлыевлар “ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ”
• Гүзәлия “ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНӘ КЕРГӘН ҖЫР”
• Мингол Галиев “ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ЛЕГЕНДАСЫ”
• Раяз Фәсыйхов “ИҢ ЛИРИК ҖЫР”
• Анастасия Макарова “ИҢ ЭЗЛӘНҮЧӘН ҖЫРЧЫ”
• Гүзәл Идрисова “ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОҢ”
• Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар “ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДУЭТ”
• Роман Плеханов “ЯҢА ИСЕМ”
• Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар “ЕЛНЫҢ ГАИЛӘ ДУЭТЫ”
• Элмира Кәлимуллина “ИҢ ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ”
• Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем “ИҢ КРЕАТИВ ДУЭТ”
• Зинира һәм Ризат Рамазановлар “ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ”
• Илсөя Бәдретдинова “ИҢ ЗАМАНЧА ҖЫРЧЫ”
• Ришат Төхвәтуллин “ИҢ МОҢЛЫ ҖЫРЧЫ”
Ел саен премиядә “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациягә күптән түгел 80 яшен тутырган Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булды.
Турыдан-туры трансляция барышында IPHONE 12 җиңүчесе дә билгеләнде! Ай дәвамында без 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән SMS хәбәрләр кабул иттек. Трансляция барышында цифровые технологии ярдәмендә очраклы бер номер сайлап алынды. Телефонны Башкортстанлылар отты! Башкортстан Республикасының Зианчура районында яшәүче Фларида исемле ханым отты. Алып баручыларыбыз аңа гап-гади сорау бирде: “Рөстәм әлеге вакытта нишли?!”, дигән сорау яңгырады. Вәгъдә иткәнчә, бәйгедә катнашкан, турыдан-туры транслянцияне карап сорауга җавап бирә алган тамашачы җиңүче итеп сайланды.
Тулы фоторепортаж: https://bolgarradio.com/tat/media-content/photo/bolgar-radiosy-ny-ix-milli-muzykal-premiyase/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)