“Болгар радиосы” хезмәткәрләре өмәдә: «Чисталык – җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә!”
Гөлназ Фәйзрахманова: «Туган көнем алдыннан үземә зур бүләк ясадым: өйдә өмә оештырдым. Фатирдагы биш тәрәзәне юдым, барлык челтәрләрне юып, үтүкләп, кире элеп куйдым. Гардеробны тәртипкә салдым. Гөлләрем дә игътибарсыз калмады. Абага чәчәген үрчеттем, ике гөлне ташларга туры килде. Аш бүлмәсен җыештырдым, суыткычны чистарттым. Туган ягым Балык бистәсе Күгәрчен авылындагы йортны юу эшләре исә май бәйрәмнәренә планлаштырылды».
Фаил Гыймадов: «Чисталык – җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә, диләр. Шимбә өмәсендә хезмәттәшләрем белән бергә эшләдем. Алып баручылар бүлмәсен җыештырдык, түшәмдәге пәрәвезләрне алдык, тәрәзәләрне юдык. Китап киштәләрен тәртипкә салдым. Өмәдән кайткач, машинаны юдым. Сер түгел, ир-ат өчен машина өйгә караганда мөһимрәк. Кыш көне салкыннарда юып булмаган урыннарын юдым, чистарттым. Хәзер машинада утырасы гына килеп тора, хәтта йөреше дә үзгәрде. Киңәшем: машинаның асты черемәсен дисәң, аяк астына куелган коврикларны кояшта киптерергә, машина ишекләрен ачып салонны җилләтергә кирәк».
Артур Фәләхов: «Шимбә өмәсе көнне иртән эшкә килеп, елдагыча «Яңалыклар» хезмәте редакция бүлмәсен җыештырдык. Тузаннар сөртеп, табак-савытларны юып урнаштырдык. Урамда ишегалдын чистарттык, чүптән арындырдык. Өмәдән соң барлык хезмәттәшләребез белән җыелышып чәй эчтек. Аннан соң дустым янына бардым, андагы өмәдә катнаштым. Үз фатирыма килгәндә, мин аны көн дә җыештырам. Мин чисталыкны, пөхтәлекне яратам».

г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
