"Болгар радиосы" эфирында баручы "Калеб" тапшыруында "Риваять" төркеме солисты Илмир Ямалов булды.
Илмир Ямаловны аның туган җирендә дә хөрмәт итәләр, яраталар. Тукай районы газетасында да аныңҗиңүләре турында саллы гына мәкалә дә чыккан булган.
""Берүзе бер оркестр!”. Ильмир Ямаловны тамашачыга «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең гала-концертын алып баручылар әнә шулай тәкъдим итте. Әлеге зур матур чара кичә, 6 декабрьдә Казанда, Камал театры сәхнәсендә үтте. Талантлы якташыбызга теләктәшлек белдерергә Казанга Тукай районыннан да тамашачылар барды.
Ильмир – Тукай районы Мусабай Завод авылында туып үскән егет, бүгенге көндә – “Риваять” ансамбле солисты. Бәйгедә Ильмир Ямалов бихисап музыка уен кораллары –сорнай, курай, кубыз, тальян, борын сыбызгысында бию көйләренә тезмә башкарып, залдагы халыкны да, жюрины да таң калдырды. Нәтиҗәдә, ул “инструмент-соло” номинациясендә беренче урын яулады.
Ильмирны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Аның чыгышы белән видеоязманы карап, сез дә таныша аласыз."
Без дә матур теләкләргә кушлыабыз һәм "оркестр-кешегә" нибары уңышлар гына телибез.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)