“Болгар радиосы” Чәй фестиваленә чакыра!
29 июня 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
13 июль көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Чәй фестивале узачак. Чара “Болгар радиосы” һәм Иске Шәһәр префектурасы белән берлектә оештырыла.
“Татарны чәйсез күз алдына да китереп булмый, диләр. Чәй дә, Иске Татар бистәсе дә,“Болгар радиосы” да – һәр татарның йөрәгендә! Концертны “Иртәнге чәй” алып баручылары Илфак, Рөстәм һәм Индира алып барачак. “Иртәнге чәй”ләр җәйге ялда булса да, барлык тыңлаучыларны Чәй фестиваленә чакыра. Чәйнең тарихы турында белергә һәм татар эстрадасының популяр артистлары катнашында концерт күрергә теләсәгез, 13 июльдә Чәй фестиваленә рәхим итегез!” - диде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов.
Концертта Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Ләйсән Гыймаева, Илназ Гарипов, Винера Ганиева, Алсу Хәбибуллина, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Айсылу Габдинова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина, Лилия Гыйматдинова, Рәфинә Ганиуллина, Бәширә Насыйрова, Раяз Фасыйхов, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Гөлсирин Абдуллина, Ринас Әхмәтов, Рамил Хәйретдинов һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.
Бәйрәм 13 июльдә Иске Татар бистәсе, Каюм Насыйри урамында 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Килегез, шәп булачак!

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)