"Болгар радиосы" баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов: "Милли премия - халык фикере нәтиҗәсе, аның киләчәге якты диеп уйлыйм"
13 февраля 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Болгар радиосы” IV Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының пресс-конференциясендә татар эстрадасының популяр җырчылары һәм "Кайнар хит" хит-парады җиңүчеләре Ришат Төхвәтуллин белән Гөлдания Хәйруллина, шулай ук “Болгар радиосы” IV Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары Илфар Кәримов һәм Айсылу Хаҗиева катнаштылар.
"Милли музыкаль премия - халык фикерен исәпкә алып уздырыла торган тантана. "Кайнар хит" хит-парадына кабул ителгәндә үк, җырларны "Болгар радиосы"ның сәнгать советы сайлап ала. Сайлауны узгач кына алар халык хозурына тапшырыла һәм халык яратканы гына җиңеп чыга. Быелгы тантанада җырчылар 25 номинациядә катнаша. Һәрбер номинациянең үз җаваплы вазыйфасы бар, аларда тыңлаучылар кайтавазы. Милли музыкаль премиянең киләчәге якты дип уйлыйм, башка елларда да беренче дүрт тантана сыман зур бәйрәм оештырылыр дип өметләнәм. Премиянең махсус "Алтын йолдыз" бүләге өчен бүгеннән зур катнашучылар көрәшә, милли музыкаль премия популярлашты, аның үз тамашачысы бар," - дип белдерде Илфар Кәримов.
"Мондый зур тантанада катнаша алу минем өчен зур дәрәҗә. Халык мине сайлап алган икән, мин аларга бары рәхмәтле генә була алам. Җавап йөзеннән, үземнең иҗатымдагы җырларны аларга атап җырлыйм. Милли музыкаль премия номинанты булуыма бик шат, бу тантана озак еллар тамашачыны сөендерер әле," - дип үз кичерешләре белән Ришат Төхвәтуллин уртаклашты.
Тантананы оештыручыларның шиге юк: IV тантана башкаларыннан калышмыйча, тулы заллар белән узачак. Моңа дәлил булып, “Кайнар хит” хит-парадының “Болгар радиосы”нда да, телевизион версиясендә дә җыр сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителүе тора.
Тантана 25 нче февраль көнне "Пирамида" концертлар залында 18:00 сәгатьтә башлана.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)