«Болгар радиосы» асыл затларыбыз өчен 8 март көнне матурлык салоннарына сертификатлар уйнатачак!
«Болгар радиосы» асыл затларыбыз өчен 8 март көнне матурлык салоннарына сертификатлар уйнатачак!
Әгәр дә сөйгәнегезгә нәрсә бүләк итәргә белмисез икән, «Имидж студия YOU», «В Париже» салоннарына (акция иганәчеләре )сертификат бүләк итегез. Ә инде сөйгәнегез сезне мактасын диеп тә телисез икән, әлеге сертификатларны бушлай отыгыз! Мондый мөмкинлек булачак!
«Болгар радиосы» елның иң матур бәйрәме көнендә «Хатын-кызлар нәрсә турында сөйләшә?» исемле шаян акция үткәрәчәк. Катнашу шартлары: көн дәвамында «Болгар радиосы» н тыңларга, уен башлануын сизү белән 8(843)5-705-082 телефон номеры буенча шалтыратырга һәм «Болгар радиосы» кызлары нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңларга. Үзенчәлекле табышмакның җавабын белә алсагыз, «Имидж студия YOU» яисә «В Париже» матурлык салоннарына сертификат сезнеке!
Ә әлегә тренировка:
« – Алдым бит мин аны. Кибеттәге ташламаларга алдандым да алдым. Өйгә кайткач кына размеры миңа туры килми икәне ачыкланды…
- Эх, алар шундый уңайлы булып күренә бит…
- Әйе, утырып торганда бик җайлы…»
Әлеге диалогта сүз нәрсә турында бара? Дөрес җавап бирүчегә «Болгар радиосы»ннан бүләк!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)