"Болгар радиосы" алып баручысы Гөлназ Рәшитова: "Элемтә" – яшьләр турында яшьләрчә
"Татар яшьләре - креатив, зәвыклы, фикерле, талантлы! Татарстаныбызда андыйлар шактый, аларны күрергә һәм мөмкинлек кенә бирергә кирәк. Башта "ЯшьЛайн" проекты булса, хәзер шуңа охшаш проектны радиода да башлап җибәрдек. Өр-яңа "Элемтә" тапшыруы. Яшьләр турында яшьләрчә! ТНВ, "Болгар радиосы" җитәкчелегенә, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовка рөхсәт, мөмкинлек һәм ышаныч өчен рәхмәт", – дип сөйләгән ул "Татар-информ"а.
Шулай ук Гөлназ Рәшитова тапшыруның форматы һәм кемнәр аның геройлары булуын да әйтте.
"Тапшыруга яшь, талантлы җырчылар, музыкантлар, биючеләр, язучылар килә. Тапшыруның форматы да кызыклы – бу радиоспектакль. Австралиядә яшәүче татар егете Илхан социаль челтәрләр аша Казанда яшәүче татар кызы Рәйхан белән таныша. Илханны татар мәдәнияты бик нык кызыксындыра, шуңа курә Рәйхан аны Татарстанда узучы кызыклы чаралар турында сөйли, талантлы дуслары белән таныштыра. Илхан ролендә Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин, Рәйхан ролендә Галиәсгар Камал театры артисты Рәйхан Габдуллина. Күп яхшы фикерләр ишеттек. Тыңлаучылар җылы кабул итте. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәбез", – диде ул.
Беренче тапшыру 29 март көнне радио дулкыннарында яңгыраган. Проект авторы – Резидә Нигъмәтуллина, сценарий авторы, редактор – Гөлназ Рәшитова. Тапшыруның тавыш режиссёры – Әлфинур Хисами.
Фотоны Гөлназ Рәшитова тәкъдим иткән
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
