"Болгар радиосы" алып баручысы Наилә Гыйбадуллина "Манзара" тапшыруының "Безнекеләр" сәхифәсендә кунак булды.
Татарның төп каналы-«Татарстан-Яңа Гасыр» бу елда үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә! Сер түгел, безнең алып баручыларбызның күбесе радио "сөйли" башлаганнан бирле эшли. Шул ук вакытта радио һәм телевиденияне дә бергә алып барырга сәләтле булган алып баручылар "Болгар радиосы" коллективында юк түгел. Ул университетта укып йөргәндә практика үтәргә радиога килә. Музыка, әдәби сөйләм, журналистика дөньясына гашыйк булган кыз икенче бер эш урыны эзләп тә йөрми. Үз тормышын радио белән бәйли. Яңгыратачак җырларны эзләп, кассеталарны каләм башы белән чорнап эфирларына әзерләнгән Наилә Гыйбадуллина бүген "Манзара" тапшыруында "Безнекеләр" сәхифәсендә кунак булды.
Тапшыру алып баручылары Наилә Гыйбадуллинадан "Хәерле иртә" дә эшләгән чоры турында төпченеп сорадылар, ә "Болгар радиосы" алып баручысы җавап тотты:
"5 еллап "Хәерле иртә"дә турыдан-туры эфирда эшләдем.Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән тамашачыларга атнага 2 тапкыр хәерле иртә тели идек. Матур әңгәмәләр корып,кунаклар белән аралаштык. Иң мөһиме яхшы кәеф юлдаш булды һәрвакыт.Сәгать иртәнге 5 тән торып, бизэнеп кую инде гадәти куренеш иде. Аннан тапшырудан соң матур итеп радиога эшләргә бара идем" диеп сүзен төгәлләде яраткан алып баручыбыз.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)