“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ: “Миньязова кабат эфирга кайта”!
21 января 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Болгар радиосы”нда “Нокта” тапшыруын алып баручы Гөлназ белән Илнур Фәйзрахмановның аерылышуы турында узган ел хәбәр иткән идек. Тик аерылышуга да карамастан, халык арасында Фәйзрахманова фамилиясен йөрткән Гөлназ яңа елдан кыз фамилиясенә кайтуы турында игълан итте. Гөлназ Миньязова ни өчен мондый карарга килгән соң?
- Күпләр мине Фәйзрахманова дип белгәч, эштә, сәхнәдә, мәҗлесләрдә, төрле чараларда мин нәкъ менә Фәйзрахманова булып калдым. Ә беркөнне Илнур “нигә син һаман минем фамилиядә йөрисең?” дип сорагач, “чынлап та, ә нигә әле үз фамилиям белән йөрмәскә?” дип уйладым.
- Ничә ел элек аерылыштыгыз? Фамилияңне рәсми рәвештә кайчан үзгәрттең?
- Илнур белән аерылышканга быел язда 3 ел була. Аерылышкач та, документларда фамилиямне Фәйзрахмановадан Миньязовага үзгәрттем. Минемчә, мөнәсәбәтләр ир белән хатын булудан туктаган икән, ул кешенең фамилиясен йөртүнең мәгънәсе юк.
- Халык югалтыр дигән курку хисе булмадымы, Гөлназ?
- Әлбәттә, булды. Тик шул ук вакытта минем үз-үземә ышанычым артты.
- Гөлназ, юкка куркасың, Миньязова фамилиясе безгә ят түгел. Син шушы фамилия белән халыкка чыктың бит...
- Әйе, дөрестән дә, ТНВ каналында мин Гөлназ Миньязова булып эшли башладым. Ул вакытта кияүгә чыкмаган идем әле.
- Хәзерге вакытта Илнур белән нинди мөнәсәбәттә сез?
- Балалар мәсьәләсендә генә аралашабыз.
Шулай итеп, “Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ эфирга кабат Миньязова фамилиясе белән чыга башлаячак!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)