Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" алып баручысы Фаил Гыймадов: "Безне милләтебезне саклау, үстерү идеясе берләштерергә, тупларга тиеш."

- Журналист Фаил Гыймадов инде 20 елга якын радиога тугры кала. Алайда үзегезне башка  өлкәләрдә дә сынаудан туктамыйсыз. Тагын нинди һөнәрләр иясе сез? ?

-Тормыш үзе үк  сынау диләр бит. Төп эшем радиода булса да мин шактый гына телевидениядә эшләдем. Турыдан –туры  эфирда “Хәерле иртә “ тапшыруларын алып бардым. Бүгенге көндә дә газет -журналларга  язам.  Минем язмаларны “Сабантуй” журналыннан, “Ирек мәйданы” газеталарыннан укый аласыз. Шулай ук,шоу бизнес, хәләл тамада булу,  видео-фотога төшерү белән мавыгу дәвам итә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр бит))

- Шулай ук сез «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестивалендә жюри әгъзасы булып катнаштыгыз, «Сәләт» республикакүләм яшьләр оешмасы оештырган балалар- яшүсмерләр лагерында радиожурналистика буенча мастер-класслар үткәрдегез. Яшьләрне радио дөньясына тарту максаты белән әлеге чараларда катнаштыгызмы?

-Әйе, узган ел “Алтын каләм”  балалар һәм яшьүсмерләр арасында уздырылган республикакүләм иҗат бәйгесендә радио буенча юнәлешне җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Бу минем өчен шулай ук тормыш сабагы булды.  Радиога гашыйк булган яшь коллегаларым белән радио тапшырулар әзерләдек. Әңгәмә кору, язмаларны монтажлау, сценарийлар язу, сөйләм теле, техника белән эшләү һ.б. өлкәләр  буенча үземнең тәҗрибәм белән уртаклаштым.

 

- Сез үзегез дә яшьләрдән калышмыйсыз, әле  каратэ спорты белән җитди рәвештә шөгелләннә башлагансыз. Ни өчен каратэ төрен сайларга булдыгыз?

- Үземне белә башлаганнан бирле спорт белән шөгелләнәм дисәм дә арттыру булмас. Студент чакларында көнчыгыш көрәш төрләре белән ныклап шөгелләнеп алдым. Шул ук каратэ буенча да беренче нормативларны, ягъни пояска аттестацияләрне  уздым. Аннары ташлап торырга туры килде. Хәзер менә яңадан ныклап торып шөгелләнергә форсат чыкты. Студен чакта бергэ тэквандо белән шөгелләнгән  дустым Олег Хисамовның этэргече зур булды. Рәхмәт аңа, янә дә мине шул кырыс та, кызыклы да каратэ дөньясына тартып керткәне өчен.  Әле менә апрельдә генә каратэ буенча республикакүләм ярышта катнашып өченче урынны яуладым. Димәк, студент чактагы күнекмәләр дә онытылып бетмәгән,хәзер дә ныклап шөгелләнү үз нәтиҗәләрен бирә.

- Сез  холкыгыз буенча көрәшчеме?

- Читтән яхшырак күренәдер.  Син үзең ничек уйлыйсың? Без бергә эшлибез бит)) Көрәшкән чаклар буламы?

- «Болгар радиосы» эфирында баручы «Татар мәйданы» тапшыруының алып баручысы гына түгел, ә идея авторы да булып торасыз. Мондый тапшыруны башлап җибәрү теләге нидән уянды?

-Татар булу - горурлык, Татар булу - батырлык, Татар булу - тапкырлык. 
Милләтебезнең данлы, дәүләтле тарихы булган. Халкыбызның бүгенге көнүзәк мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләшик, киләчәген бергәләп матур итеп корыйк. "Болгар радиосы"нда өр-яңа тапшыру -"Татар мәйданы".Кем генә булсак та, кайда гына яшәсәк тә татар булыйк! “Татар мәйданы” тапшыруына анонс буларак язылган бу сүзләр әлеге сорауга җавап бирә дип уйлыйм.

- «Татар мәйданы»  бик бәхәсле тапшыру.  Чакырылган кунак белән карашларыгыз туры килмәгән очраклар булдымы?

- Дөрестән дә, тапшыруда бәхәсле, каршылыклы фикерләр дә яңгырый. Ул шулай булырга тиеш тә. Дөреслек -бәхәстә туа диләр. Әмма, тапшыруда катнашкан һәр кунагыбызның йөрәгендә милләтебезнең киләчәге өчен тирән борчылу бар. Монсы иң мөһиме! Безне шушы идея- милләтебезне саклау, үстерү идеясе  берләштерергә, тупларга тиеш.

- Тапшыруга бихисап күп шалтыратулар килә. Радиотыңлаучылар милләт проблемаларына битараф түгел һәм үз проблемалары белән эфирга шалтыраталар. Күп очракта алар нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

-Татар теленең куллану даирәсе, мәктәпләр өчен дәреслекләр, милли тәрбия. Рухый һөм дини мәсьәләләр. Интернет , югары технологияләр, глобальләшү чорында үз йөзебезне саклап калу һ.б. мәсәләләр һәр тапшыруда диярлек күтәрелә.

- «Татар мәйданы» тапшыруын ТР Дәүләт Советы депутатлары да үз итә.  Тапшыру кысаларында милләт темасына караган җитди проблемаларны хәл итеп булдымы?

-“Болгар радиосы”н хөрмәт итеп “Татар мәйданы” тапшыруында катнашкан  дәүләт эшлеклеләре беренче чиратта халык белән аралашыр өчен килә. Аларның фикерләрен ишетеп, сөйләшеп, аралашу өчен дә. Андый тапшыруларда нәкъ менә яшәешебез, тормыш, көнкүрешебез өчен  актуаль булган темаларга әңгәмә алып барыла.  Нәк менә шундый җитди сөйләшүләр нәтиҗәсендә туган фикерләр тормышыбыз өчен мөһим булган дәүләт дәрәҗәсендәге законнарда чагылыш таба.

- «Татар теле бетә, милләт бетә» дигән сүзләр белән килешәсезме? 

 -Бөек Тукаебыз әйткән сүзләр һаман актуаль булып кала. Милләтебез үлгәнме , әллә йоклаганмы? Дәүләт дәрәҗәсендә конкрет чаралар күрелмәсә  телебезгә юкка чыгу куркынычы яный. Ә телен белмәгән кеше- чүп, телен белмәгән халык- чүплек дигән Туфан абый Мңнуллин  сүзләре белән килешергә туры килә. Тарих битләрендә чүплек булып калмасак иде..

- Фаил, сез «Татар мәйданы»ннан кала «Хак Дин» тапшыруын да алып барасыз. Әмма «Болгар радиосы»ның даими тыңлаучылары сезнең «Дуслар Лайв» кичке шоуында алып баручы булганыгызны да хәтерли. Сайларга туры килсә, җитди тапшырумы әллә шаянымы? Кайсысын сайлар идегез?

- Радио гына булсын. Икесендә дә бик теләп эшли алам

- «Болгар радиосы» тыңлаучыларына теләкләрегез?

- Кем генә булсак та, кайда гына яшәсәк тә татар булыйк!

 

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"