"Болгар радиосы" җылыта да, җырлата да
11 февраля 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
Февраль аеның беренче атнасында кыш безгә үзен бар яклап күрсәтте дисәк, ялгышмабыз. 5нче февраль көнне өй тәрәзәләрен күмеп китәрлек кар яуса, инде атна азагында язгы кояш аркаларны җылытты.
2018 ел кышының тагын бер истәлекле вакыйгасы Корея Республикасында XXIII Кышкы олимпия уеннары башланып китү. Рәсәй өчен бу уеннар күп каршылыклар һәм сынаулар аша бирелсә дә, без уенчыларыбызга ышанабыз!
Февраль чын мәгънәсендә спорт ае! Әллә кышның соңгы ае булгангамы, бу атнада социаль челтәрләрдә чаңгы костюмнарын киеп, фотога төшүчеләр гадәттән тыш күп булды. Моның сәбәбе – “Чаңгы юлы-2018”. Интернет чыганакларга караганда быел 15 меңгә якын казанлы бу акциядә катнашкан. “Болгар радиосы” хезмәткәрләре чаңгы юлына басакан, ял итәргә чыккан халыкка бәйрәм оештырырга булды.
10 февраль «Аккош күле” шәһәр урман паркында ““Болгар радиосы” җылыта” акциясе узды. Ачык һавада open air тәүге кат оештырылса да, радиотыңлаучылар аз түгел иде. Казанлылар да, якын тирә районнарда яшәүчеләр яраткан радио алып баручылары белән күңел ачарга, күрешеп сөйләшергә җыелды. 12 сәгатьтә башланып киткән акция кысаларында алып баручылар “Болгар радиосы” логотибы төшерелгән матур чынаякларга салып кайнар чәй, “Сады” кафесыннан кайнар коймак һәм бәлеш белән сыйладылар. Чаңгы шуарга килгән халык бер мәлгә “күктән төшкән” сый-нигъмәткә аптырап та калды.
Күңелле күмәк уеннарда ярышучыларга эстрадабызның популяр җырчысы Илназ Гарипов дәртле җырларын бүләк итте.
Менә шулай, “Болгар радиосы” җылыта да, җырлата да белә! Мондый очрашулар соңгысы булмасын! Алда әле безне тагын да күңеллерәк чаралар көтә!
““Болгар радиосы” җылыта” акциясен үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен “Сады” кафесы, Арча районы спорткомлексына рәхмәтебезне җиткерәбез!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)