"Болгар радиосы" яңалыклар хезмәте корреспонденты, парламент хәбәрчесе Люция Шарафиевага 50 яшь!
16 февраля 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Бүген "Болгар радиосы"нда зур бәйрәм! Яңалыклар хезмәте корреспонденты Люция Рафаэловна Шарафиеваның матур бәйрәме - 50 яшь тулган көне!
Люция Рафаэловна, сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын!
Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.
Туган көн иртәсе "ЧәкЧәк"ләр белән бергә башланып китте, Дилбәр, Рәсим һәм Рөстәм Люция Рафаэловнаны кабарткан шарлар, чәчәкләр һәм бүләк белән каршы алдылар! Туры эфир кунагын котлап кына калмадылар, ә туган ягы, гаиләсе, балачагы һәм татар журналистикасының киләчәге турында сораштылар. Люция ханым исә балачак хатирәләрен барлаган вакытта үзенең һәрвакытта да әтисе янәшәсендә булуын, хәттә ки баз казыганда аның ярдәмчесе ролен үтәве турында да бәян итте. "Мине әти колыны диеп атыйлар иде" диеп фикерен төгәлләде. Ә инде татар журналистикасына килсәк, парламент хәбәрчесе аның киләчәге өметле диеп саный һәм күңел төшенкелегенә урын булмавы хакында җиткерде.
Без дә "Болгар радиосы" коллективы исеменнән тагын бер кат Люция Рафаэловна, сезне матур юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)