Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Болгар радиосы”: 12 сәгатьтә – 190 чакрым!

9 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафетага чыкты. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Барлык катнашучылар сәгать иртәнге 5 тулганчы Казан Кремле янында җыелды. Алар арасында “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, телерадикомпаниянең башкарма директор урынбасары Данил Гыйниятов, “Болгар радиосы” җитәкчесе Наилә Хәйдәрова да бар иде.

Болгарга баручылар “Туган тел” җырын башкарганнан соң, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. “Болгар радиосы” хезмәткәрләре һәм татар эстрадасы артистлары Казан Кремленнән төгәл 5тә кузгалды. Алар 190 чакрым юлны үтеп Болгар җирлегенә юл тотты. Һәр тукталышта катнашучыларның берсе алтын микрофонны, ягъни эстафетаны башкасына бирде. Егетләр-кызлар тукталыш саен Рәзил Камалов белән Ильмир Ямаловның баяннарына кушылып җыр җырлады, уен-көлке сөйләде.

Традиция буенча быел да Спас районы җирлегенә керүгә үк эстафета катнашучыларын Көек авылы халкы каршы алды. Олысы, кечесе авылдан олы юлга велосипедларда чыккан иде. Радио хезмәткәрләре, артистлар халык белән аралашты, җырлады, биеде, истәлекле бүләкләр таратты. Мондый җылы очрашу велоэстафетаны тагын да бизәде.  

“Быелгы эстафетаның үзенчәлегенә килгәндә, икенче зур тукталыш Спас районы Никольское авылында булды. Биредә эстафета катнашучыларын аеруча түземсезлек белән көтеп алдылар. “Болгар радиосы” хезмәткәрләренә Никольское авылында балалар һәм баскетбол мәйданчыклары ачу тантанасында катнашу насыйп булды”, - ди “Болгар радиосы”ның баш редакторы Илфар Кәримов.

Моннан тыш, эстафетада катнашкан җырчы Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Гарипов, Лилия Гыйматдинова, «Болгар кызлары», Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Айсылу Габдинова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар Никольское авылы халкына үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Радио хезмәткәрләре исә балаларга бүләкләр өләште.

“Болгар радиосы”ның IV велоэстафетасында катнашучылар сәгать кичке 5кә Болгар җирлегенә килеп җитте. Биредә аларны Спас районы җитәкчелеге ипи-тоз белән каршы алды. Радио җитәкчелеге дә, үз чиратында, күчтәнәчләрен тапшырды. Шуны да әйтергә кирәк, “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясенең башкарма директор урынбасары Данил Гыйниятов эстафетада катнашучыларны артта калдырып, Болгарга 6 сәгать 37 минутта барып җитте.

Ә инде аннан соң Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узды.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"