“Болгар радидосы”ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына санаулы көннәр калып бара!
21 ноября 2022
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачылар белән 10 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак.
Тантананың сценарий авторы күпләргә таныш булган Альберт Шакиров, режиссеры Алмаз Акберов, хореографы Ирина Алешина. Быел Милли музыкаль премиягә 30 якын җырчы лаек булачак. Һәркем өчен әлеге премия – еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.
Монда “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе турында сүз бара. “Болгар” дип әйтәбез икән - быелгы төп вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын да исәптә тотабыз. Әлеге вакыйга Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зурлап бәйрәм ителде. Без “Болгар радиосы” дип аталабыз икән, быелгы Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында да тамашачылар “Болгар” белән Болгар кисешүен һәм шушы зур датага карата үзебезнең уй-фикерләрне җиткерү дә булачак”, - ди сценарий авторы Альберт Шакиров.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова: “Милли премиядә команда белән бергә чыгыш ясаячакбыз. “Мәктәп бакчасының шомыртлары” җырын башкарам. Махсус шушы җырга, Милли премиягә туры китереп костюм әзерлибез. Моңа кадәр ике ел дәвамында концерт тамашачыларсыз узды, бераз кыенрак иде. Тамашачыларның күзләрен күрмәгәч, контакт юк... чыгыш ясарга да авыррак. Менә быел бик рәхәт була Аллабирса. “Болгар радиосы” концертлары җанлылыгы, җылылыгы белән аерылып тора.Милли премия минем өчен җан азыгы. Бик рәхәт тамаша.” –ди ул.
«Болгар радиосы»ның юбилей Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының хатын-кыз алып баручысы кем булуы тамашачылар өчен соңгы мизгелгә кадәр сер булып калачак, шулай ук татар эстрадасы легендасы номинациясенә кем ия булуы да сер булып саклана. Узган елны әлеге номинациягә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булган иде.
Быел “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә.
Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 6+

“Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясен алырга дип без барыбыз да хыялланабыз. “Мине исемлеккә керттеләрме икән?” дип уйлап, хыялланып яшибез инде. Исемлектә булуыбызны ишеткәч, нинди күлмәк кияргә дип уйлана башлыйбыз. Стилист, визажистлар белән сөйләшеп куябыз. “Мин яхшырак булырга тиеш!”дип образларны әзерлибез. Әлеге тантана шулкадәр гадел, чөнки анда төрле буын җырчылары катнаша. Миңа шундый игътибар бирүләренә мин бик рәхмәтле, әлеге премиягә ия булу һәр җырчы өчен олы дәрәҗә”, - ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева.
“Әлеге премиягә ия булу һәр җырчы өчен олы дәрәҗә”
Тантана сценарие нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Монда “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе турында сүз бара. “Болгар” дип әйтәбез икән - быелгы төп вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын да исәптә тотабыз. Әлеге вакыйга Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зурлап бәйрәм ителде. Без “Болгар радиосы” дип аталабыз икән, быелгы Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында да тамашачылар “Болгар” белән Болгар кисешүен һәм шушы зур датага карата үзебезнең уй-фикерләрне җиткерү дә булачак”, - ди сценарий авторы Альберт Шакиров.
“Болгар радиосы” концертлары җанлылыгы,
җылылыгы белән аерылып тора"
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова: “Милли премиядә команда белән бергә чыгыш ясаячакбыз. “Мәктәп бакчасының шомыртлары” җырын башкарам. Махсус шушы җырга, Милли премиягә туры китереп костюм әзерлибез. Моңа кадәр ике ел дәвамында концерт тамашачыларсыз узды, бераз кыенрак иде. Тамашачыларның күзләрен күрмәгәч, контакт юк... чыгыш ясарга да авыррак. Менә быел бик рәхәт була Аллабирса. “Болгар радиосы” концертлары җанлылыгы, җылылыгы белән аерылып тора.Милли премия минем өчен җан азыгы. Бик рәхәт тамаша.” –ди ул.
«Болгар радиосы»ның юбилей Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының хатын-кыз алып баручысы кем булуы тамашачылар өчен соңгы мизгелгә кадәр сер булып калачак, шулай ук татар эстрадасы легендасы номинациясенә кем ия булуы да сер булып саклана. Узган елны әлеге номинациягә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булган иде.
Быел “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә.
Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 6+
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Яраткан җырга тавыш бирү өчен 5533 номерына ТНВ сүзе белән башлап, буш урын калдырып җырның кодын юлларга кирәк. SMS бәясе 11 сум .
1
Кызыма.
0
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова
№ 730 2628 тавыш
2

Яшьлек хатирәсе
0
Айгөл Закирҗанова
№ 731 1433 тавыш
3

Аккошларга тиңләп
0
Айнур Галләмов
№ 732 2949 тавыш
4

Ландышлар
0
Анастасия Макарова
№ 733 1344 тавыш
5

Әнкәй, мине таңда уят әле.
0
Марат Фәйрушин
№ 734 17125 тавыш
6
Тик син
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 735 13631 тавыш
7
Керәшен кызлары
0
Алинә Давыдова Марина Карпова
№ 736 1680 тавыш
8
Әнкәй хаты
0
Айбулат Гыйләҗетдинов
№ 737 1643 тавыш
9

Яратудан туя алмам
0
Люция Мусина
№ 738 1402 тавыш
10

Әткәем сиреньнәре
0
Илназ Бах
№ 739 1593 тавыш
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз