Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Башкортостанның атказанган артисты, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты Радик Юльякшин "үзенчәлекле" клип төшергән.


Элвин Грейның тверк биюче кызлар катнашындагы яңа клибы бәхәс тутырды. Румын телендәге җыр һәм ярымшәрә кызларның биюе җырчының тамашачыларын икегә аерды. Берәүләр Элвин Грейны "әхлакый кануннарны бозуда" гаеплиләр, ә кемнәргәдер бик ошый.
Радик Юльякшин  ни өчен бу клипны төшергәне һәм клибына карата тәнкыйтькә нинди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.

- Радик, бу җырның авторы кем?

- Җырны иҗатташ дустым, румын егете, үзе дә җырчы ION язды. Җырның көе дә, аранжировкасы да үземә бик ошады. Бер-ике сүз белән әйткәндә, аның мәгънәсе “бие, җырга хәрәкәтлән, артыңны селкет” дигәнне аңлата. Инстаграм челтәрендә дәртле көйгә бик шәп хәрәкәтләнүче яшь кызларга тап булдым. Аларның бар гәүдәләре, тән хәрәкәтләре энергия чәчеп тора иде. Бу миңа кызыклы тоелды. Берничә Европа музыка каналлары белән хәбәргә кердем: бу тема халыкка кызыклы булуын белү миңа мөһим иде. Алар халыкка гына түгел, телевидение өчен дә шәп материал икәнен белдерделәр. Шулай эшкә керештек. Гомумән, төрле экспериментлар куярга, тәҗрибәләр ясарга яратам мин.

- Клипның идея авторы кем?

- Эш барышында бу видео сюжетсыз, зур мәгънәсез булырга тиешлегенә төшендек. Барысы да җиңел, барысы да күңелле, тик оятсыз түгел. Шушы бурычларны клипмейкер Саша Сюткин өстенә йөкләдек. Миңа калса, ул барлык бурычларны да тиешенчә башкара алды. Җырның Европа музыка каналларының берсенә ротациягә алынуы – моңа дәлил.

- Синең төп аудиторияң – татар-башкорт яшьләре. Безнең менталитетка туры килеп бетмәс дип уйламадыңмы?

- Уйладым, озак уйладым. Халык, яраткан тамашачым кабул итәрме дип шикләндем. Үз адресыма бик күп тискәре фикерләр ишетәчәгемне дә аңладым. Шуңа да җыр татар яки башкорт телендә түгел. Румынча башкарылган әлеге җыр европалы тыңлаучыга юнәлдерелгән, 18+ билгесе дә куелган. Без хаклымы, юкмы икәнен вакыт хәл итәр. Европа базарына анализ әлегә без хаклы дип бара.

- Артык Европа белән мавыгып китеп, үз халкың читтә кала түгелме соң?

- Менә монда Elvin Grey проектының асылын төгәл аңлау кирәк. Elvin Grey – милли проект кына түгел, ул 4 юнәлештә эшли: башкорт, татар тыңлаучылары, рус сегменты һәм, ниһаять, дүртенчесе, Европа базары. Рус телендәге альбом әзерләнә башлады, европалы трек Европага китте. Әлегә нәтиҗәләрне көтәм. Тамашачымнан аңлауларын сорар идем. Сез мине гафу итегез, тик бүгенге көн куйган бурыч һәм таләпләр шундый. Бу Радик “ычкынган” дигән сүз түгел, болай шоубиз базары куша. Европада милли җырларны алга җибәрү өлкәсендә беренчел тәҗрибәм бар. Башкорт телендә язылган бер җырым дөнья хит-парадында ярты ел тирәсе “ТОП-100” торды.

Elvin Grey (Элвин Грей, үз исеме – Юлъякшин Радик Мөхәрләм улы) – җырчы, композитор, аранжировкалар остасы, саундмейкер, Башкортостан Республикасының атказанган артисты. 1989-нчы елның 17 маенда, Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә туган. 2006-нчы елда беренче альбомын тәкъдим иткән иде.

"Интертат"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"