Бакчачы Фарсель Зыятдинов “Гүзәл бакча” тапшыруында кунакта
Бакчачылар яратып көтеп алган “Гүзәл бакча” тапшыруының киләсе чыгарылышында кунакта танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов була. Быелгы кышлау вакыты үсемлекләргә ничек тәэсир иткән һәм язгы эшкәртүләргә алар ни дәрәҗәдә әзер? Кышның калын кар катламы үсемлекләрнең үсешенә тизләтәме? Калын туфракта кышкы дым озак сакланамы? Бу һәм башка сорауларга җавапны алып баручы Наилә Гыйбадуллина белән Фарсель әфәнде бергә эзлиләр.
"Тапшыру язмада гына чыкса да, порталга килеп ирешкән сораулар буенча бакчачы җавап бирә, тыңлаучыларның күпчелеген игътибарсыз калдырмый,"- дип белдерде Наилә Гыйбадуллина. Булган сорауларыгызны 5065 номерына БОЛГАР сүзе белән башлап радио порталына юллый аласыз.
Якшәмбе 8:20 сәгатьтә “Гүзәл бакча” тапшыруын тыңларга онытмагыз.















г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)