“Яраткан районым” бәйгесендә Раушания Шәяхмәтова җиңде!
15 апреля 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Болгар радиосы”нда февраль, март һәм апрель айларында барган “Яраткан районым” бәйгесе тәмам. Ниһаять, бүген “Иртәнге чәй” тапшыруында җиңүченең исеме игълан ителде. Түбән Камада яшәүче Раушания Шәяхмәтова “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама белән бүләкләнәчәк!
“Барлыгы 400дән артык хат кабул ителде. Һәркайсын җентекләп укыдык. Иң яхшыларын көн саен “Иртәнге чәй”дә яңгыраттык. Бәйге шартлары буенча шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш иде. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителде. Төп шарт: шигырьнең юмор хисе белән язылуы. Татарстан районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә хатлар килде. Җиңүчене билгеләү җиңелләрдән булмады”, - диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.
“Яраткан районым” бәйгесенең максаты - һәр районның үзенә генә хас булган сөйләмен, диалекталь сүзләрен, һөнәрчеләрен, башкалардан аерылып торган үз йөзен күрсәтү. Әлеге бәйге туып-үскән авылга, районга мәхәббәт аңлату, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге булды.
Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри билгеләде. Раушания Шәяхмәтова тумышы белән Мөслим районыннан. Ул безгә “Мин дә Мөслим баласы” дигән шигырь юллады.
“Иртәнге чәй” алып баручылары җиңүчене туры эфирда шалтыратып котлады. Җомга көнне “Болгар радиосы” студиясендә Раушания Шәяхмәтовага “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак! Раушания ханымны чын күңелдән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
“Мин дә Мөслим баласы”
Ярсу Ыктан холык ала
Мөслимдә үскән бала.
Төчеләнә белми бер дә,
Үз-үзе булып кала.
“Апаем” дисә мөслимле,
Димәк, яшең бәләкәй...
“Бәй..” гадәти сүз башы ул,
“Нәрсә?” бездә “нәмәкәй?”
Кар-яңгырлы көн ризыгы –
Бәрәңге тәкәләре.
Җон чөлкә киеп үскәнгә
Ныктыр Мөслим ирләре!
“Кыдыл бодау” итеннән без
Аш пешереп “эчәбез”.
“Олылыклап”, каз-чәкчәкләп
Кунакка йөрешәбез.
Шәмсияләр, Зөлфәтләрне
Мөслимем биргән илгә!
Мин дә шулар нәселеннән...
Тик пешмәгән шагыйрә...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)